“Балаларга - куркынычсыз интернет”

2017 елның 13 феврале, дүшәмбе

Шеңшеңәр авыл китапханәсендә 31 нче гыйнвардан 7 нче февральгә кадәр башлангыч сыйныфлар өчен “Балаларга - куркынычсыз интернет”  атналыгы үткәрелде.  Бу атналык барышында укучылар “интернет”ның үзләренә таныш булмаган якларын ачтылар. Китапханәче укучыларга интернетның файдалы һәм тискәре якларын аңлатты һәм интернет аркылы  файдалы, кызыклы мәгълүмат табу юлларын өйрәтте. Укучылар “Вебландия” , “Баларф”сайты белән таныштылар. Укучылар бу сайтлардагы уеннарның акыл эшчәнлеге өчен файдалы булуына инандылар, бер-берсе белән интернет аша һәм кара-каршы ярыш та оештырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International