1 декабрьдә Балтач гимназиясендә «ачык ишекләр» көне үткәрелә. Әлеге чара һөнәр сайлауда юнәлеш бирү максатыннан, махсус 11нче сыйныф укучылары оештырыла. Укучылар Казан дәүләт аграр университеты һәм Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе вәкилләре белән
танышу мөмкинлеге булачак. Очрашу сәгать 14.00 дә башлана.
29 ноябрь көнне "Хыял" яшьләр үзәгендә әниләр көненә багышлап. "Иң яхшы хатын" дип исемләнгән күтәренке рухта конкурс үткәрелде. Әлеге күңел ачу бәйрәменә районыбыз җирлегендә гомер итүче гаиләләр чакырулы иде. Алар арасында әле яңа гына гаилә корганнар да, дистә еллар, хәтта Әхмәдуллиннар кебек 20 елдан артык парлы тормышта яшәүче парлар да бар иде. Мондый чаралар яшь гаиләләрнең җәгыятьтә тоткан дәрәҗәләрен күтәрү, гаилә институты статусын һәм әһәмиятлелеген арттыру максатларыннан үткәрелә. Билгеле инде, районыбызда ир белән хатынның кичке сәгатьләрдә ял вакытларын күңелле уздырырга мөмкинлекләр барлыгын да күрсәтү.
"Әниләр көне" бәйрәме уңаеннан Улисьял мәдәният йорты хезмәткәрләренең “Әбиләр” ансамбле “Наз” социаль-тернәкләндерү бүлекчәсенә хәйрия концерты белән килделәр. Концерттагы җырлар, биюләр, шигырьләр әниләр көненә багышланган иде.
Татарстан Республикасының икътисад министрлыгы тарафыннан, 24 ноябрьдән 20 декабрьгә кадәр, “Ел эшмәкәре: Алтын йөзлек – 2016” конкурсы үткәрелә.
Районыбыз эшмәкәрләрен, кече бизнес белән шөгыльләнүчеләрне нәрсә борчый, бу хакта 29 ноябрьдә район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелегендә районыбыз эшмәкәрләре, нигездә озак еллардан халыкка сәүдә хезмәте күрсәтүчеләр белән берлектә «түгәрәк өстәл» артында эшлекле сөйләшү булды.Эшмәкәрләр үзләрен борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләштеләр, район җитәкчелегенә үзләренең тәкъдимнәрен җиткерделәр, фикер алыштылар. Алар алкоголь продукциясенә куелган таләпләр һәм арзанлы аракы белән яшерен рәвештә сату итүчеләрне тикшереп чаралар күрелмәү, читтән кертелгән икмәк һәм камыр ризыгы күләмнәренең елдан-ел артуы, башка милләт вәкилләренең төрле урыннарда азык-төлек, җиләк-җимеш белән сату итүләре һәм аларның санитар таләпләрне үтәмәүләре, авылларга килеп урамнарда транспорт белән сатып йөрүчеләрнең җирлектәге эшмәкәрләрнең эшчәнлегенә «аяк чалуы» дип белдерделәр. Киләчәктә бу мәсьәләләрнең хәл ителүен сорадылар. Әлеге чарада Асия Закирова, Нурания Гыйльмуллина, Люция Газыймҗанова, Гыйльмулла Хәйруллин актив рәвештә катнашып, үз тәкъдимнәрен белдерделәр.
ТРның ятим һәм гарип балаларны яклау төбәк иҗтимагый "Наз" хәйрия фонды Теләче һәм Балтач муниципаль районыннарының күп балалы әниләре һәм мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче әниләре өчен бәйрәм чарасы уздырды. «Әниләр көне»нә багышланган чара Казан шәһәренең "Киндерленд" кафесында узды. Әниләрне бик жылы каршы алдылар, кунак иттеләр. Алар күңелләренә тынычлык, жылы хисләр алып, оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр
29 ноябрь көнне Балтач муниципаль районының Коррупциягә каршы көрәшү эшен координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды.
Әлеге утырыш район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелегендә узды.Утырышта план нигезендә беренче көн тәртибе буенча «Хокук саклау органнарының 2016 елда коррупциягә каршы көрәш буенча эш нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлары турында район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илдар Усманов чыгыш ясады. Ул районда коррупциягә каршы көрәш буенча башкарылган тикшерүләрнең нәтиҗәләре һәм җинаять җаваплылыгына тартылган затлар белән таныштырып үтте.
"Әниләр көне" уңаеннан, күп балалалы үрнәк әниләргә Татарстан Республикасыныӊ дәүләт бүләге – «Ана даны»-«Материнская слава» медале белән бүләкләү тантанасы үткәрелә. Районыбызда "Ана даны " медаленә лаек булган 33 әни бар иде инде, ә быел исә бу бүләккә Балтачтан 5 бала әнисе Гүзәл Галимова, Бөрбаш авылыннан 7 бала әнисе Тәслимә Шәйхетдинова тәкъдим ителде. Димәк, районыбызда медальле аналар саны 35 булды.
29 ноябрь көнендә Балтач районының 14 яше тулган гражданнарына ГХАТ бүлегендә паспорт тапшыру танатанасы булып узды.
Котлау сүзләре белән тантананы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанова ачып җибәрде. Ә Балтач районы Федераль миграция хезмәтчелеге идарәсеннән килгән өлкән белгеч Людмила Хөснетдинова балаларга паспорт турында сөйләде: югалтырга ярамау, кайсы вакытта алыштыру, бу документка нинди билгеләр кертелүе, һ.б. Балаларның шатлыгын уртаклашырга әти-әниләре, әбиләре дә килгән иде. Паспортлар тапшырылгач Россия Гимны яңгырады. Истәлеккә фотога төшүләр оештырылды.
Әниләр көне уңаеннан 28 ноябрь көнне Балтач районы ГХАТ бүлегендә гаиләдә икенче, өченче балаларын тудырган әниләргә "Ана капиталы" сертификаты тапшырылды. Тантаналы чараны ГХАТ бүлеге җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанова ачып җибәрде, барлык әниләргә җылы тәбрикләү сүзләрен җиткерде һәм сертификатларны тапшыру өчен сүзне Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Габделнур Нотфуллинга бирде. Сертификатлар белән бергә әниләргә чәчәк бәйләмнәре дә тапшырылды.