Изге Вәли көнен барлык дөнья халыклары 14 нче февральдә билгеләп үтәләр. Бу көнне “Наз” тернәкләндерү булекчәсендә Чепья авыл китапханәсенең 1 нче филиал бүлек җитәкчесе Зиятдинова Залия катнашында “Яз турында, мәхәббәт кичәсе” исеме астында әдәби-музыкаль бәйрәм уздырылды.
Чара мәңгелек хис - мәхәббәткә багышланган китап күргәзмәсе белән таныштырудан башланып китте. Алга таба Залия Фәләхетдин кызы катнашучыларны бәйрәмнең тарихы, гореф-гадәтләре турында таныштырып китте. Очрашуга “Туганай” ансамбеленең башлап җырлаучысы Ишмуратова Нурҗихан Нургаян кызы да чакырылган иде.Ул мәхәббәткә багышланган шаян-көлкеле такмаклары белән тернәкләнүчеләрнең күңелләрен күтәреп җибәрде. Гашыйкларга багышлап укылган шигырь һәм проза әсәрләреннән өзекләр тернәкләнүчеләрдә кызыксыну уятты. Алар үз тормышларында булган тарихи вакыйгаларын сөйләп уздылар.Чара ахырында барлык катнашучылар бер-берсенә бәйрәм истәлеге итеп теләкләр язылган төрле төстәге йөрәкчекләр бүләк иттеләр.
Бәйрәм барлык катнашучылар өчен дә истәлекле булды. Килгән кунаклар катнашучыларга бик күп сөенечле теләкләр, күңел күтәренкелеге өстәделәр.