Салавыч күппрофильле лицей базасында райныбыз мәгариф учреждениеләренеӊ яшь җитәкчеләре өчен «Укыту- тәрбия процессын оештыру» темасына семинар-киӊәшмә булып узды. Әлеге киӊәшмәдә алдынгы технология белән танышу максатыннан дәресләр, иҗади бердәйлек утырышлары, документлар белән эшләү тәртибе күрсәтелде, дип хәбәр итәләр мәгариф идарәсеннән.
23 нче ноябрь көнне Үзәк китапханәдә "Салават күпере" тозлы камырдан эшләнмәләр клубы үзенең чираттагы түгәрәген үткәрде. Балалар әниләр көне уңаеннан бүләкләр ясадылар.
Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы тармагында иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып ашлама туплау эше тора. Район башлыгы Рамил Нотфуллин тарафыннан авыл хуҗалыгы җәмгыяте җитәкчеләренә бер гектар чәчүлек җиренә 80 кг. тәэсир итү көче белән ашлама тупларга, шуның 40 килограммын ел азагына кадәр булдырырга дигән максат куелган иде.
18 ноябрь көнне районыбызда Мирхәйдәр Фәйзи тууына 125 ел тулу уңаеннан зур чаралар үтте. Көннең беренче яртысында искә алу чарасы Шода авылындагы Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге музей-йорта узса, икенче өлеше район мәдәният үзәгендә гаять тә үзенчәлекле, эчкерсез, истәлекләргә бай "Елатыр һаман, җырлатыр һаман Галиябануның мәңгелек моңы" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә белән дәвам итте.
Мәдәният үзәгендә килгән кунакларны һәм райондашларыбызны милли киемнәрдән киенгән иҗат коллективлары, район сәнгать мәктәбенең укытучылар коллективы һәм авыл китапханәләр челтәренең иҗади күргәзмәләре каршы алды. Биредә шулай ук үзәк китапханә үткәргән “Галиябанулар бармы дөньяда?” дип исемләнгән ачык трибунага кабул ителгән эшләр белән дә танышырга мөмкин иде.
Бүген районыбызда Мирхәйдәр Фәйзи тууына 125 ел тулу уңаеннан зур чаралар үтте.
18 ноябрь көнне Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 125 ел һәм "Галиябану" драмасы язылуга 100 ел була. Бу уңайдан районыбыз җирлегендә зур чаралар үтте. Очрашуның беренче өлеше Шода авылында урнашкан Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге музей-йортта булды.Ерак аларны якын итеп кайткан Мирхәйдәр Фәйзинең туганнарын Шода авылы якты йөз, ипи-тоз белән каршы алды. Музей директоры Фәрхәт Рәшитов чарага килүчеләрне иң элек драматургның тормыш юлы, Шода белән бәйле истәлекләре, “Галиябану”ның язылу тарихы белән таныштырды. Районыбыз данын еракларга таныткан Чепьяның “Халыклар дуслыгы” музее директоры Гарифҗан Галиев юбилейк истәлеге дип музейга картина бүләк итте.
Соңыннан чара кунаклары район мәдәният үзәгендә үткән "Елатыр һаман, җырлатыр һаман Галиябануның мәңгелек моңы" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә катнашты. Бирегә шулай ук Г. Камал, К. Тинчурин театрлары артистлары, Милли музей хезмәткәрләре һәм күренекле шәхесләр дә кайтты.
Әлеге чара турында тулырак газетабыздан укый алачаксыз.
“Тәмле” сәхифәбезне милли ризыклар белән баету максатыннан бу юлы Балтач районына юл тоттык. Әлеге районда барысы уннан артык милләт вәкиле яши. Беренче тукталышыбыз - Улисьял авылында марилар гомер кичерә.
Коймак уңды...
Мәктәп директоры булып эшләп, хәзер лаеклы ялда булган Татьяна Кузьмина безне авыл башында ук каршы алды. Мариларның гади, эчкерсез һәм кунакчыл булулары турында сөйләп алганнан соң, безне мари коймагын оста итеп пешерә белүче Зоя Шамовага озатып куйды. Зоя апаның кызы Серафиманың өендә зур гына мич тора. Коймакны шул мичтә пешерәчәкбез икән.
Балтач районының Югары Субаш авылында татарлар, берничә мари гаиләсе һәм керәшеннәр гомер кичерә. Әлеге авылда яшәүче Габидә һәм Геннадий Дмитриевлар безне керәшен тәбәсе белән сыйлады. Аны пешерергә Габидә апа каенанасыннан өйрәнгән.
– Керәшен тәбәсен фәкать безнең авылда гына пешерәләр. Мамадыш, Питрәч, Теләчедә яшәүче керәшеннәрдә ул гомумән юк. Питрау бәйрәменә барганда, үзебез белән керәшен тәбәсен алабыз. Авыз итеп карагач, рецептын сорап алып китәләр, – ди Габидә апа.
Тәбә Пасха, Питрау кебек олы бәйрәмнәрдә, туй, бәби чәйләренә генә пешерелә. Габидә апа аны иң беренче тапкыр килен булып төшкәч авыз иткән. Моны ул безгә тәбәне пешереп бетереп чәй өстәле артына утыргач сөйләде.
20 ноябрьдә районыбызның барлык авыл җирлекләрендә җирле референдумнар үткәрелде.
Референдумның гомуми нәтиҗәләре.
Балтач район территориаль сайлау комиссиясенең 2016 елның 21 ноябрендә чыгарылган карарлары нигезендә районның барлык җирлекләрендә дә референдум узган булып саналды, нәтиҗәләре хакыйки, референдумга чыгарылган мәсьәләләр һәр җирлектә дә кабул ителде дип расланды.
Республика күләмендә үтүче «Кадр резервы» яшьләр проекты җиденче сезонын ача.
Биредә 16—30 яшьләрдәге социаль-актив позициясе һәм төрле өлкәләрдә регионны үстерүгә юнәлткән инновацион идеяләрне тормышка ашырырга теләге булган студентлар катнаша ала. Проект урында (очно) һәм читтән торып (заочно) уку этапларыннан тора. Биредә катнашучылар команда белән эшләү күнекмәләрен үзләштерә, ораторлык сәләтен үстерә, дәүләт идарәләре нигезләрен өйрәнә, татар һәм инглиз телләрен камилләштерә.
1923 елның 17 ноябрендә РСФСР халык комиссариаты Эчке эшләре тарафыннан участок милициясе өчен күрсәтмә раслана. Әлеге көннән участок милициясе институтына нигез салына. 2002 елдан Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы боерыгы нигезендә 17 ноябрь – участок полиция хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре буларак билгеләп үтелә.
Тарихы 93 ел белән исәпләнгән әлеге хезмәт вәкилләре бүген җәмәгать тәртибен саклауда алдынгы урыннарны били. Полиция вәкилләре ачыклаган җинаятьләрнең чиреге нәкъ менә алар тарафыннан тикшерелә.