Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды.
1. Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитетының 2016 елда эшләгән эшләренә отчеты һәм бюджеты үтәлеше.
2. Балтач муниципаль районының 2016 елда социаль-икътисади торышы турында.
Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахманов шәһәр җирлегендә башкарылган эшләргә, тотылган финанс чыгымнарына тукталып, торак төзелеше, урам юллары, тротуарлар салыну, шулай ук шәхси эшмәкәрлек, шәхси хуҗалыклар, хезмәт күрсәтү сферасы, сәүдә хезмәте, ашханә һәм кафеларның әйбәт кенә эшләп килүе хакында ассызыклап китте.
Бюджет үтәлеше, салымнар түләү, халыктан җыелган салымнарның кереме турында еллык нәтиҗәләр белән таныштырды. Бу эшләргә карата җирлектәге халыкның уңай фикердә булуын белдерде.
"Балтач шәһәр җирлеге мисалында карасак, узган 2016 елда халыктан 1 млн. сум акча җыелды, шуңа дәүләт 4 млн. өстәп акча бирде. Әлеге суммага “МДСУ-1” оешмасы тарафыннан Ленин (беркадәр өлешенә) Нариман, Совет урамнарына барлыгы 1 чакрым 400 метр озынлыкта тротуар салынды.
Җыелган үзара салым акчаларының максатчан тотылышын Балтач муниципаль районының контроль-исәп палатасы контрольдә тота, шулай ук барлык финансларның туплануы, кайда күчерелүе Республика Казначылыгында һәм Республика финанс министрлыгында да чагыла.
2017 ел өчен 400 сум күләмендә акча җыеп, үзара салым акчаларын Балтач бистәсендә җәяүлеләр йөри торган тротуарларны төзүгә һәм җирлектәге күперләрне төзекләндерүгә тоту планга кертелде. Бүгенге көндә район үзәгендәге хезмәт коллективлары арасыннан МДСУ-1 юллар идарәсе, "Балтач-агрохимсервис" оешмасы, "Арча" сөт-май комбинатының Балтачтагы филиалы беренчеләрдән булып, үзара салым акчаларын тапшырдылар да инде. Балтач шәһәр җирлеге буенча барлыгы 500 мең сум чамасы акча җыелды инде, ләкин бу барлык сумманың чиреге генә. Халыктан җыела торган сумманың күләме 2 миллион сум булыр дип күздә тотыла, ә дәүләттән ул очракта 8 миллион сум кайту көтелә", дип белдерде Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахманов.
Агымдагы елда бистәнең СМУ микрорайонының Каенлык урамыннан алып, “Факел” яшүсмерәр клубына кадәр, Ленин урамының уң ягыннан 4 номерлы балалар бакчасыннан алып “Хезмәт” редакциясенә кадәр, К.Нәҗми, К.Маркс урамы буйлап мәктәпкә кадәр берьяклы, гимназия янындагы 5 номерлы балалар бакчасыннан алып, яңа микрорайонга кадәр тротуарлар эшләнәчәк һәм Комсомол, Тукай, Чехов урамнарындагы күперләрне яңартуга тотылачак дип планлаштырыла. Әгәр дә җыелган акча калган очракта, «Нурмаркет» сәүдә йорты яныннан алып, «Бәхет» кибетенә кадәр тротуар булачак. Ә Курмала һәм Көек авылларыннан җыелган үзара салым акчасына, Көек халкының ризалыгы белән, Курмала авылының Совет урамында чокырларны ямау эше оештырылачак.
Әлеге эшләрне башкару өчен халыкның бердәм булып, билгеләнгән срокка, ягъни 1 апрельгә кадәр үзара салым акчаларын тапшырып бетерүе кирәк", дип ассызыклады Илдар Габдрахманов