Кеше күңелендә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр нәкъ менә мәктәп елларында салына. Гаҗәеп күңелле, онытылмас еллар.
Беренче кыңгырау, беренче дәрес, беренче укытучы...
Мәктәбебезнең күркәм традициясе – очрашу кичәсе. Очрашу кичәсен мәктәбебезне бетергән һәрбер укучы зур түземсезлек белән көтеп ала. 4 нче февраль көнне Балтач мәктәбен 10, 20, 30, 40 һәм 50 ел элек тәмамлаган укучылар үзләренең укытучылары, сыйныфташлары белән очрашты. Әлеге тантана бик күпләрне балачакка алып кайтты. Бу сыйныфташлар очрашуы гына түгел, ә тормыш тәҗрибәсе туплаган өлкәннәрнең, дәрәҗәле кунакларның яшь буынга үзләренең киңәшләрен бирүе дә.
Кунаклар белән тулы залда кичәне мәктәп директоры Гөлчәчәк Фидаил кызы Гыйләҗева ачып җибәрде. Ул хәзергесе вакытта мәктәптә эшләгән укытучылар белән, мәктәпнең эшчәнлеге, район һәм республика күләмендә ирешелгән уңышлары белән таныштырды. Шулай ук чыгышында алда торган зур чара – мәктәпнең 90 еллык юбилеен билгеләп үтәсе, мәктәп тарихын чагылдырган китап язылып килүе һәм юбилей уңаеннан мәктәп музеен җитештерәсен ассызыклап үтте. 11 нче сыйныф укучылары тарафыннан башкарылган революцион җырлар һәммә кешене пионер, комсомол булган чорларга алып кайтты, хәтирәләрне яңартты.
Мәктәпне моннан 50 ел элек бетергән Васил Хәбибулловичның: “Мине 1 сыйныфка Фәрзи ага Гыймадиев каршы алган иде, менә мәктәпне бетергәнемә 50 ел, һәм мине мәктәп бусагасында Фәрзи абыйның оныгы – мәктәп директор Гөлчәчәк Гыйләҗева каршы алыр дип кем уйлаган” – дигән сүзләре, Рашит абый Хәкимҗановның: “Үзем, тормыш иптәшем Фирая, ике улым шушы мәктәптә тирән төпле белем алды, бүгенге көндә дүрт оныгым укый”- дип сөйләве, 30 ел элек мәктәп тәмамлаган Хәлим Хөсәеновның укытучылар коллективына җиткергән искиткеч рәхмәт сүзләре, мәктәп елларын чагылдырган видеотасма әзерләп килүе, 10 ел элек мәктәп бетергән укучыбыз Тимур Корбановның музыкаль сәламе, район һәм республикада үзенең моңлы тавышы белән зур җиңүләр яулаган укучыбыз Илидә Җәләлиеваның җырлавы күпләрне сокландырды һәм әсир итте. Һәм башка күп кенә кунаклар укытучыларына җылы сүзләр әйтеп, үзләре укыган вакытта уздырылган чаралар турында сөйләп, үсеп килүче яңа буынга киңәшләрен бирделәр. Әлеге тәрбияви чара чын мәгънәсендә бәйрәм төсе алды.
Балтач мәктәбе - элек-электән үзенең көчле укытучылары, укучыларына төпле, нигезле белеме бирүе белән дан тоткан мәктәп. Кичәдә шулай ук легендар шәхесебез Фәрзи ага Гыймадиевич, мәктәп тормышында якты эз калдырган Мәгъсүм Абдуллович, Венера Абдулловна, Вәсилә Гобәевна, Ленура Габделхаковна, Уран Мостафа улы Ишморатовларның исеме кат-кат искә алынды. Алар турында укучылары зур ихтирам, рәхмәт хисләре белән сөйләве, алар белән булган истәлекләрне яңартты.
Бу матур традицияне саклаган һәм дәвам иткән өчен һәркем рәхмәтле Ә кичәне әзерләү һәм үткәрү укытучылар коллективыннан да, укучылардан да бик күп хезмәт таләп итә. Быелгы очрашу кичәсен оештыруда катнашкан һәр хезмәттәшемә чиксез рәхмәтемне белдерәм.