9 февраль көнне Үзәк китапханәнең уку залында “Бәхеткә илтер юллар... Яки Гаилә каласына сәяхәт” дип исемләнгән кичә Балтач урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары өчен дә үткәрелде. Кичәдә укучылар гаилә кыйммәтләре турында фикер алыштылар, гаиләләрдәге күркәм яисә гыйбрәтле күренешләрне чагылдырган әдәби әсәрләрне искә төшерделәр. Балтач ЗАГС бүлеге җитәкчесе Люция Рәис кызы Нигъмәтҗанова күрсәткән документлар да укучыларда зур кызыксыну уятты.