Балалар интернетны "дөрес" куллана беләме? (Чепья балалар китапханәсе)

2017 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Инет, клик, лайк... Бу сүзләрне балалар кече яшьтән үк белә. Санакта да алар олыларга караганда күпкә җитезрәк, җиңелрәк  "йөзәләр". Тик менә  интернетта утырганда  кирәк мәгълүматны тапкач та туктыйлармы, куркынычсызлык кагыйдәләрен беләләрме, интернет "кабаласына" төшмиләрме- әлеге атна дәвамында барган "Куркынычсыз интернет"  көннәрендә  китапханәдә болар турында 6 сыйныф укучылары белән аралашу сәгате үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International