Районыбызның иң сәләтле балаларының Республика күләмендә Татарстан Президенты җитәкчелегендә уза торган Яңа ел чыршысында катнашырга чакыру алуы матур традициягә әверелде. Әлеге зур мәртәбәле чараны балалар көтеп ала.
Быел да - 25 декабрь көнне районыбызның иң актив балалары башкалада оештырылган тантаналы чарада катнашу бәхетенә иреште. Район мәктәпләрендә белем алучы тырыш һәм күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче, уку алдынгылары булган, олимпиадаларда җиңү яулаган, төрле сәнгать, спорт бәйгеләрендә һәм конкурсларда уңыш казанган 32 укучы һәм "Татарстан варислары" берлеге әгъзасы буларак, еллык нәтиҗәләр ясаган чарада катнашкан тагын 3 бала "Татнефть-Арена" боз сараенда узган чыршы бәйрәмен тамаша кылып, Президентның Яңа ел бүләгенә лаек булып кайттылар.
Яңа елны каршыларга санаулы көннәр калды. Ел да бу бәйрәмне көтеп алабыз, ниндидер могҗиза өмет итәбез. Өйләребездә чыршы бизәп куябыз, гаиләбездә бәйрәм рухы тудырырга тырышабыз. Бу матурлык өй ишеген бикләп, урамга чыгу белән юкка чыгарга тиеш түгел... Чөнки райондашларыбыз тырышлыгы белән урамнарда, тирә-якта күңелләргә хуш килерлек, бәйрәм рухы тудыра торган мохит булдырылсын иде.
Күрше-тирә районнарны, калаларны күреп, "Ничек матур!" дип сокланырга бик яратабыз да, ә үзебездә шул матурлыкны ник булдырмыйбыз соң ?! - дигән каршылыклы фикер туа. Матурлык безнең өчен кирәк, аны да без үзебез тудырырга тиеш. Беркемгә дә читтән килеп ясап бирмәгәннәр, югыйсә....
Район халкының сәламәт яшәү рәвешенә, яшь буынның спортка тартылуына зур игътибар бирергә, хоккей уйнау күнекмәләрен ныгытырга кирәк, дигән өмет-максат белән һәр елны башлап җибәрәбез. Ә моның өчен барлык шартлар да җитәрлек күләмдәме соң?!
Бигрәк тә, кышкы чорда һава торышына бәйле рәвештә, каршылыклар килеп чыгырга мөмкин. Бер көнне бик салкын, икенче көнне күз ачмаслык буран булуы, сыртлап кар көртләре салуы бар... Тик шундый очракларда да халык күпләп йөри торган урыннарда юллар көрәлгән, кардан ачылган булырга тиеш.
Елның-елында муниципаль район башлыгы призына татарча көрәш ярышлары белән без узып баручы елны төгәллибез. Нинди вакыйгалары белән кереп калды соң күңелләребезгә быелгы көрәш сезоны? Билгеле, безне куандырган вакыйгалар күп булды. Беренчедән, ел башында ук Зәй шәһәрендә Муса Җәлил истәлегенә узган ярышларда ТР Премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, республика көрәш федерациясе рәисе Марат Әхмәтов кулыннан бүләк алырга районыбыздан бер-бер артлы 5 кеше күтәрелде. Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин, дәрәҗәле көрәшчеләребез Ранил Габдрахманов, Ринат Хәйретдинов, Сәйдәш Мәгьсүмов, спорт журналисты Нурзада Сәмигуллин. Мондый хәлнең әле бер район вәкилләре белән дә булганы юк иде, һәрхәлдә, мин белгән дәвердә. Икенчедән, көрәштә дә башка елларда югалткан позицияләребезне кайтара башладык.
Балтач укучылары бүгенннән, ягъни 26 декабрьдән башлап, 8 гыйнварга кадәр кышкы каникулга туктады. Шул ук вакыта районның төп һәм урта 11 мәктәбе базасында 7 көнлек кышкы мәктәп яны лагерьлары оештырылды. Каникул чорында бу лагерьларда барлыгы 425 бала тәрбияләнәчәк.
Татарстанда көзге ярминкәләрнең соңгысы үтте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» агропромпарк ярминкә мәйданында булды. Аның белән ярминкәне вице-премьер –Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар карады.
Агропромпаркта Балтач районы җитештерүчеләре продукциясе дә мул итеп куелган иде. Аерым алганда, биредә яшелчә, ит, бал, май һәм башка күп төрле товар алырга мөмкин булды.
Вакыт бер минутка да туктамый алга ашкына. Аны күпме генә теләсәк тә туктата алмыйбыз. Һәрбер көн үзенең истәлекле бер мизгеле белән истә кала. Тагын бер ел сизелмичә узып бара, без яңа 2017 елга аяк басабыз.
Бүген “Балтач” ял паркында Яңа елның төп Чыршысын ачу тантанасы булды. Театральләштерелгән тамашада уен-көлкегә, җыр-биюгә урын күп бирелгән.
Бистәбезнең «Каймак» кибете янында урнашкан кар тавы быел да бик матур итеп ясалды.
Балалар бик ярата һәм үз итә әлеге тауны. Кичләрен аның яныннан кеше өзелми, ялларда көндезен дә чана шуып рәхәтләнүчеләр артачак. Алдагы елларда биредә төрле чаралар да үткәрелә иде. Әтәч елында да аларны янәдән күрербез дип өметләнәм. Килегез, рәхәтләнеп чана шуып, күңел ачып кайтыгыз.
Агымдагы елның 27 нче декабрендә «Социаль туризм» программасы кысаларында “Наз” социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы мөмкинлеге чикле кешеләр Кукмараның “Туган як” музеена сәяхәт кылдылар.
Чепья авыл китапханәсе "Халыклар Дуслыгы" музее хезмәткәрләре белән берлектә "Наз" тернәкләндерү үзәгендә урнашакан күчмә китапханәдә "Без китаплы халык" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрә. Укучыларны китапханәнең тарихы, эшчәнлеге, бүгенге көн тормышы белән таныштырганнан соң, яңа китаплар тәкъдим ителде,кичә барышында шигырьләр, әдәби әсәрләрдән өзекләр укылды. Укучылыр да тик утырмады: сорауларга җавап эзләделәр, гармунчыга кушылып җырладылар.