ЯҢАЛЫКЛАР


6
гыйнвар, 2017 ел
җомга

Чепья  балалар китапханәсе  2017 елның беренче китап укучыларын терки башлады. Әтәч елының тәүге китап укучысы булып  урта мәктәпнең  6 сыйныф укучысы Овчинников Дима булды. Хәрби техника, патриотик әсәрләр яратып укый торган Дима бу юлы яңа журналларга өстенлек бирде. Китапханәбез ишекләре һәркем өчен ачык, рәхим итегез!


3
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

Балтач җирлегендә яшәүче Һадыева Бибинур Тухватулла кызына 3 гыйнварь көнне 90 яшь тулды. 


30
декабрь, 2016 ел
җомга

Бүген бистә үзәгендә ярминкә гөрләде. Авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, авыл җирлекләре катнашында узган кышкы ярминкә шаулап-гөрләп башланып китте. Яңа ел алды рухы һәр җирдә сизелеп, бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы һәм әкият геройлары да килгән иде. Алар райондашларыбызны якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлап, күңелләрен күреп йөрделәр.

Агымдагы елның 28 нче декабрендә «Наз» тернәкләндерү бүлекчәсе хезмәткәрләр тарафыннан тернәкләнүчеләр арасында шашка ярышы уздырылды. ир-егетләр арасыннан беренче төркем инвалид Балтач егете Сөләймәнов Фанис җиңү яулаган булса, хатын-кызлар арасында Чепья авылыннан, икенче төркем инвалид Камалова Гөлүсә беренчелекне алды. Ярышта барлык җиңүчеләр дә диплом алу бәхетенә ирештеләр. Бүлекчәдә hәрдайм уздырылып барган мондый ярышлар мөмкинлеге чикле кешеләрарасында спорт уеннарына кызыксыну уяныр диясе кала.


29
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Чепья авылында Яңа ел алды ярминкәләре гөрләде. Халык бәйрәм алдыннан ит, сөт-май, ярма , бал кебек ризыклар сатып алды, терлекләренә  печән-салам, ашлык алды.Чепья авыл җирлегенең  мәдәният хезмәткәрләре исә җырлап-биеп халыкның күңелен ачтылар. Кыш бабай белән Кар кызының да ярминкәгә килүе ямь өстенә ямь булды.


28
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

29 декабрь - пәнҗешәмбе көнне районыбызда ике җирлектә - Балтач бистәсендә һәм Чепья авылында бәйрәм алды ярминкәләре булачак. 

Биредә районыбызның авыл хуҗалыгы һәм оешма-предприятиеләре, эшмәкәрләре җитештергән товар-продукцияләр тәкъдим ителә. Ярминкә иртәнге сәгать 7.00дә башланып китә. 

Шул сәбәпле, Балтач бистәсенең үзәк Ленин урамы вакытлыча ябылып торачак. Транспорт агымы Нариман урамы буйлап ике яклы хәрәкәт итәчәк. Игътибарлы булуыгыз, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәвегез сорала!

2 - 7 гыйнвар көннәрендә дә райондашлар һәм кайткан кунаклар өчен Яңа ел бәйрәменең күңел ачу программалары дәвам итә. 

Район яшьләр эше һәм спорт бүлеге, мәгариф идарәсе, мәктәптән тыш эшләр үзәге белгечләре һәм мәдәният хезмәткәрләре оештыруында Балтач бистәсенең үзәк "Балтач" паркында "Чыршы янында күңелле уеннар" һәм "Сабантуй" паркында күңел ачу чаралары, спорт уеннары, ярышлар үткәреләчәк. 

Паркларда күңел ачу чаралары кичке 17.00 - 20.00 сәгатьләрдә оештырыла.

23 декабрь көнне Яшел Үзән шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар өчен бочча ярышы узды. 

Биредә Балтач командаса да матур уңышларга иреште. Балалар арасында Балтачтан Максим Александров һәм Кариледән Рузия Галиева Рузия – өченче, Константин Петров исә беренче урын яулап, диплом һәм медаль белән бүләкләнде. 

Зурлар арасында Чулпан Габделганиева – беренче, Ева Александрова – икенче, Фәнис Сөләйманов өченче призлы урынга лаек булды, шулай ук диплом белән медальләр белән бүләкләнделәр. 

Районда чаңгы сезонын ачу уңаеннан, "Сабантуй" спорт һәм күңел ачу паркында әлеге спорт төрен үз итүче райондашларыбыз белән берлектә 3 гыйнвар көнне - район беренчелегенә, ә 6 гыйнвар көнне районның барлык авыл ьирлеклре, оешма-учреждение һәм хезмәт коллективлары командалары катнашында чаңгы ярышлары булачак. 

Ярышларда катнашырга көтеп калабыз. Актив булыйк!!!

Хөрмәтле райондашлар, Сезне 29 декабрь көнне район мәдәният үзәгендә «Яңа елга - яңа җыр» дип исемләнгән театральләштерелгән музыкаль тамаша карарга чакырабыз! Башлана: 19.00 сәгатьтә. Рәхим итегез!!!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International