1 март көнне Шубан авыл китапханәсендә «Астрид Линдгрен и её любимые герои» дип исемләнгән швед язучысы А. Линдгренның тууына 110 ел тулу уңаеннан Республика күләм акциясе узды.
Укучылар язучының китаплары һәм иҗаты белән таныштылар. Швед язучысы А. Линдгренның иҗатына «Астрид Линдгрен һәм аның яраткан геройлары» исемле күргәзмә ясап куелды. А. Линдгрен турында презентация, «Пеппи Длинный чулок» повесть – әкиятенә буктрейлер карадык. Акциядә 1-4 сыйныфлардан 14 укучы катнашты.