“Халыклар дуслыгы” музее

2017 елның 3 марты, җомга

2017 елның 3 нче мартында “Социаль туризм» программасы кысаларында «Наз» тернәкләндерү  бүлекчәсендә тернәкләнүчеләр Чепьяда урнашкан  «Халыклар дуслыгы» музеена сәяхәт кылдылар.  Музей җитәкчесе Галиев Гарифҗан Гали улы бу якның тарихы белән кызыклы таныштыруы, музей залына урнаштылылган танылган шәхесләрнең фотосурәтләре, бик күп күргәзмә материаллары барлык тернәкләнүчеләрне дә таң калдырды. Мондый сәяхәтләр тернәкләнүчеләрнең күңелендә  тарихыбызга карата бик зур кызыксыну уята.

            Китәр алдыннан өлкәннәр һәм мөмкинлеге чикле кешеләр музей хезмәткәрләренә рәхмәтләрен әйтеп, бик күп теләк - тәкъдимнәрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International