Авыл егетләре футбол уйный

2017 елның 4 марты, шимбә

Шубан  авылында Сәламәт яшәү рәвеше алып баруны дәвам итеп 4 март көнне Айзат Зарипов призына багышлап, ир-егетләр катнашындагы футбол уеннары оештырылды. Ир – егетләребез  хезмәттә, укуда гына түгел, ә спортта да югалып калмаганлыкларын ел саен исбат итеп торалар. Һәр елны бу ярышларда 4 команда катнаша, ә бер авыл өчен бу аз түгел, билгеле.

Ярышта "Яшьләр", "Тубән Шубан", "Өлкәннәр", "Центральный" командалары катнашты. Бу көнне авыл чын мәгънәсендә бәйрәм төсе ала, бу һәр гаилә өчен бәйрәм. Ник дисәң, уенда һәр гаиләдән бер генә булса командада уйнаучысы булмыйча калмый. Һәрбер командага медаль грамоталар тапшырылды. Айзат Зарипов призына барган ярышта катнашкан футболчыларны, җанатарларны, хөкемдарларны, ярышларга килгән авылдашларны, килгән кунакларны Гөлсинә Фәткрахман кызы тәмле пылау, кайнар чәйләре белән сыйлады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International