Бөрбаш авыл җирлеге ярминкәгә сатарга ат алып килгән!!!

2017 елның 6 марты, дүшәмбе

3 март көнне иртәнге сәгатьләрдә үк "Эльдорадо" сәүдә йорты каршындагы мәйдан халык белән тулган иде. Биредә Бөрбаш авыл җирлегенең ярминкәсе гөрли. "Бөрбаш" җәмгыяте печән, салам, ашлык, бәрәңге, ит, сөт һәм сөт ризыклары, бал алып килгән иде. Ассортимент, бизәлеш, оештыру сыйфаты югары дәрәҗәдә булса да, халыкның бар игътибарын сатуга алып килгән ак ат җәлеп итте. Бәясе дә "тешләми" - 77 мең сум. Малкайның иясе табылыр дип ышанып калыйк. 

Бу җирлекнең шәхси эшмәкәрләрнең, авыл халкының ярминкәгә керткән өлеше дә мактауга лаек. Уңган хуҗабикәләр тортларга кадәр пешергән, сыер асраучылары исә каймак, эремчекләр ясап алып килгән. Балта остасы булган ир-егетләр дә читтә калмаган, агачтан ясалган йорт кирәк-яраклары, эшләнмәләр белән сату итте. 

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тарафыннан билгеләнгән комиссия ярминкәне бик яхшы дип, 7 балл бәяләде. Калган авыл җирлекләре дә ярминкәләрне шушындый тәртиптә оештырса, бик яхшы булыр иде, дип тәкъдим итте. 

Сатып алучылар да башка көннәрдәгедән аеруча актив, продукцияләрнең сыйфаты яхшы, бәяләре канәгатьләнерлек, дип ярминкәне оештырган Бөрбаш җирлегенә рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International