ЯҢАЛЫКЛАР


22
сентябрь, 2017 ел
җомга
Себер тракты тарихы музее хезмәткәрләре 21 сентябрь көнне моннан 250 ел чамасы элек төзелгән Себер тракты юлына сәяхәт кылдылар. Себер трактының яхшы сакланган участогы Карадуган авылыннан 10 чакрым тирәсе ераклыкта урнашкан.

21
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 21 сентяберендә социаль- тернәкләндерү бүлекчәсендә янгын вакытында үз-үзеңне тоту буенча тактик өйрәнүләр уздырылды.

 

Балтач шәһәр җирлегендә үзара салым акчасын нинди эшләргә тоту турында тәкъдимнәр кабул итү максатыннан шәһәр җирлеге депутатлары катнашында киңәшмә узды. Бу киңәшмәне район башлыгы һәм Балтач шәһәр җирлеге башлыгы Рамил Нотфуллин алып барды. Анда референдумга кертеләчәк сорауларның төп темасы юллар һәм чишмә-коелар төзеклеге хакында иде. 

"Татарстан" хуҗалыгы быел бәрәңгене 150 гектарда утырткан. 

Салымнарны түләү һәм районда бурычлары булган гражданнарны барлау максатыннан, 20 сентябрь көнне район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров җитәкчелегендә 18 авыл җирлеге башлыгы катнашында киңәшмә булып үтте. Әлеге киңәшмәдә Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча 10нчы номерлы районара инспекциясе җитәкчесе урынбасары Әлфия Нургалиевна Вәлиева, район суд приставлары вәкиле Филсинә Әшрәфҗанова, район башкарма комитетының беренче урынбасары Илшат Галимуллин, район икътисад бүлеге җитәкчесе Фәнис Галимҗанов та катнашты. 


20
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

“Өлкәннәр куркынычсызлыгын саклау” программасы нигезендә шушы көннәрдә “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә инвалидлар hәм өлкәннәр Саба районының янгынга каршы хезмәт күрсәтү отряды инженеры Латипова Г.Р. hәм Чепья авылы аерым посты җитәкчесе Минhаҗев Р.М. белән очрашты.

 

20 сентябрь көнне Балтач үзәк зурлар һәм балалар китапханәсе китапханә каршындагы  паркта яңа китаплар һәм журналлардан төзелгән «Яңа китап – яңа дөнья» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим итте.

 

 

Венгриянең Будапешт шәһәрендә мөмкинлекләре чикле яшүсмерләр арасында узган дөнья беренчелеге Балтачыбызны янә нык беләклеләре белән танытты.


19
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

«Экстремизмга – Юк!» айлыгы кысаларында, «Наз» үзәге белгече Наталья Закирова Нөнәгәр мәктәбе базасында тематик дәрес уздырды.

Чепья  балалар китапханәчесе урта мәктәпнең  башлангыч сыйныф укучылары өчен "Укучының мәдәни көндәлеге"  проекты  ачылу тантанасын оештырды. Чарада урта мәктәп директоры Нурмиев С.Т.,  авыл музее хезмәткәре Бариева С.М., мәдәният йорты директоры Әүхәдиев Р.Ф. катнашты.Чыгыш ясаган һәркем  балаларны  һәряктан культуралы булырга чакырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International