“Өлкәннәр куркынычсызлыгын саклау”

2017 елның 20 сентябре, чәршәмбе

“Өлкәннәр куркынычсызлыгын саклау” программасы нигезендә шушы көннәрдә “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә инвалидлар hәм өлкәннәр Саба районының янгынга каршы хезмәт күрсәтү отряды инженеры Латипова Г.Р. hәм Чепья авылы аерым посты җитәкчесе Минhаҗев Р.М. белән очрашты.

Очрашу барышында Гүзәл Рафаилевна өлкәннәребезгә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүнең кеше тормышы өчен гаять тә әhәмиятле икәнлеген ассызыклап үтте. Республика буенча янгыннарда булган үлем очраклары турында сөйләде, янгын килеп чыгуның сәбәпләрен атап үтте. Радик Махмутович үз чиратында өйләрдә газ пичләре белән саклык чараларын төгәл үтәүне искәртте.

Очрашу ахырында Радик Махмутович гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракларда нинди телефон номерлары буенча хәбәр итәргә кирәклеген искә тошерде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International