2017 елның 21 сентяберендә социаль- тернәкләндерү бүлекчәсендә янгын вакытында үз-үзеңне тоту буенча тактик өйрәнүләр уздырылды.
Өйрәнүләр башлану алдыннан янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы хезмәткәр тернәкләнү узучылар, эшләүче хезмәткәрләр белән инструктаж үткәрде хәм янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртеп үтте.
Өйрәнүләр барышында янгын сүндерү командасының объектка килеп җитү, эвакуациянең төгәл вакыты исәпкә алынды. Шулай ук бүлекчә хезмәткәрләренең янгын турында дөрес итеп хәбәр итүе, беренчел янгын сүндерү җайланмаларын дөрес куллану күнекмәләре, янгында зыян күрүчегә беренче медицина ярдәме күрсәтү алымнары тикшерелде.
Өйрәнүләрдән сон бүлекчә командиры Эдуард Николаевич гадәттән тыш хәл вакытында нинди телефон номеры буенча шалтыратып хәбәр итәргә кирәклеген искәртеп үтте.