"Татарстан" хуҗалыгы быел бәрәңгене 150 гектарда утырткан.
"Гала" һәм "Редскарлет" сортлы бәрәңгеләр елына күрә әйбәт кенә уңыш биргән. Дөрес, "Гала"ның мөмкинлекләре күбрәк, хуҗалыкта инде аны беренче ел гына үстермиләр. Үткән ел гына да рекордлы диярлек уңыш биргән. Ә менә "Редскарлет"лары быел да уртача 300 центнер уңыш белән сөендергән.
"Ул сортны без элегрәк тә үстергән идек инде, әмма ул сорт картайды, шуңа күрә быел Төмәннән 5 тонна элиталы сортын кайтарттык. Әле уңышы тагын да зуррак буласы иде, орлык өчен дип махсус кысып, бик куе итеп утырттык", - ди хуҗалыкның баш агрономы Алмаз Шиһапов.
Бүген басуда бәрәңгене ике комбайн (Геннадий Иванов, Зөлфәт Хәкимов), өч казыгыч ала. Белгечләр, мәктәп укучылары чүпли. Ярдәмгә Кече Лызи мәктәбе укучылары да килгән. 70 гектар тирәсе мәйданның уңышы җыйнап алынган инде.
Гөлсинә Гарипова.
Чыганак: http://baltaci.ru/tt/headlines/item/20752