Балтач шәһәр җирлегендә үзара салым акчасын нинди эшләргә тоту турында тәкъдимнәр кабул итү максатыннан шәһәр җирлеге депутатлары катнашында киңәшмә узды. Бу киңәшмәне район башлыгы һәм Балтач шәһәр җирлеге башлыгы Рамил Нотфуллин алып барды. Анда референдумга кертеләчәк сорауларның төп темасы юллар һәм чишмә-коелар төзеклеге хакында иде.
Алдан мәгълүм булганча, референдумга кертеләчәк сораулар буенча халыктан мөрәҗәгатьләр дә кабул ителде. Зоя Космодемьянская урамына ремонт, Нариман урамының 5нче балалар бакча һәм гимназия ягыннан спорткомплекска үтә торган өлешендә тротуар һәм җәяүлеләр күпере салу, Чехов, Комсомол, Тукай урамы киселешләрендәге күперләрне төзекләндерү, бистәдәге зиратның коймаларын яңарту, салкын чишмәне карау һәм аның территориясен, күперен тәртипкә китерү, Космонавтлар урамындагы (мех әйберләр тегү фабрикасы янында) һәм СМУ микрорайонының Төзүчеләр урамы башындагы коеларны карап-тәртипләү буенча халык тарафыннан тәкъдимнәр кергәнлеге турында әйтелде.
Көн тәртибендә “2018нче елда Балтач шәһәр җирлегендә гражданнардан үзара салым кертү, аның күләме һәм референдумга тәкъдим ителәчәк сораулар” турында Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахманов чыгыш ясады.
Ул үз чыгышында шулай ук 2017елда халыктан җыелагн үзара салым акчаларының күләме, аларның нинди эшләргә тотылышына анализ ясады, үзара салым акчасын җыюдагы четерекле мәсьләләргә тукталды, 99 гаиләне административ җаваплылыкка тартып, суд аша түләттерүләрен белдерде. Балтач шәһәр җирлегенә Көек һәм Курмала авыллары да керә. Агымдагы елда ике авыл халкыннан җыелган үзарасалым акчасы тулысынча, Көек авылы халкының ризалыгы белән, Курмала авылы урамына таш түшәүгә тотылган.
– Ел саен Балтач шәһәр җирлегендә 6 мең 600 чамасы кеше референдумда катнаша. Күпчелек халыкның ризалыгы нигезендә җирлектәге референдум уңай нәтиҗә белән үтә. Ләкин ел саен шул халыкның 4 меңе генә үзарасалым акчасын түли, ә калган 2 мең 600е төрле сәбәп табып, каршы килә, акчасын түләүдән баш тарта. Ә азат ителүчеләр категориясенә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм I группа инвалидлар гына керә. Шулай ук авыр тормышлы, өлкән яшьтәге ялгыз яшәүче ветераннардан да акча сорарга намусыбыз кушмый. Оешма-учреждениедә эшләүче хезмәткәр үзе өчен генә түли, ә калган гаилә әгъзаларына, 18 яше тулган студент балаларына түләүне кирәксенми. Балтачта пропискада булып, үзләре читтә эшләүчеләр яки яшәүчеләр дә бар. Бюджет оешмаларында эшләүчеләр ел саен үзара салымны актив тапшыра, тик менә район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре арасында бу эшкә акчаларын бирмәүчеләр күбрәк. Шундыйлар аркасында тиешле сумма җыйналмый, – дип анализ ясады Илдар Дамирович.
Әлеге саннарга карата район башлыгы Рамил Нотфуллин шәһәр җирлеге эшчәнлегенә һәм халыкның битарлылыгына карата үзенең канәгатьсезлеген белдерде:
– Үзара салым акчасына Балтачның үзендә күпме эшләр башкарыла: урам юллары төзекләндерелә, яңа урамнарга ташлар түшәлә, парк, яңа зират булдырылды һәм соңгы елда җәяүлеләр өчен тротуарлар салу, юллар һәм күперләр ремонтлау эше дәвам итә. Алга таба да яңа максат-бурычлар куеп, шушы җирлектәге халыкның яшәү шартларын яхшыртуны планлаштырабыз. Тик халыкның активлыгы гына җитеп бетми. Ничек инде, күршең гаиләсе белән үзара салым акчасы түләп, күмәк, халык файдасына була торган эшкә кушылганда читтә калып була? Моны кабул итеп тә, аңлап бетереп тә булмый?! Кеше башыннан бер ел өчен 400 сум акча – зур сумма түгел, дип саныйм. Мәсәлән, Мөслимдә 1000 сумнан җыйганнар. Юкса, төзек, матур район, бар җирләре дә җитеш, эшлисе эшләре дә юк кебек тоела карап торышка. Аларда ничек оештырыла икән үзара салым акчасы җыю?! Димәк алар бу программаның кирәклеген, халык файдасына булуын аңлап эшли беләләр” – дип белдерде.
Район башлыгы Рамил Нотфуллин депутатлар белән киңәшләшкәннән соң 2018 елда үзара салым хакын арттырмаска, 400 сум күләмендә калдырырга дип игълан итте. Иң беренче очракта Ленин урамындагы тротуарларны, җәяүлеләр өчен күперләр салуны кайгыртырга кирәк. Балтачның бердәнбер чишмәсе булган “Салкын чишмәне” матурлау һәм заманчалаштыру, сквер рәвешенә китерүне планлаштырырга, күперләрен ремонтларга. Моның өчен эскизларын ясауны, проектын төзүне башларга кирәклеге әйтелде. "Халыктан керәсе үзара салымның суммасы 2 миллионга тулган очракта, бистәдәге ике коены төзекләндерү дә мөмкинкин булачак", дип басым ясады.
Әлеге киңәшмәдә күтәрелгән мәсьәләр һәм сораулар 26 сентябрь көнне узачак Балтач шәһәр җирлеге утырышында каралачак дип нәтиҗә чыгарылды. Республикада һәм безнең районда бердәм референдум үткәрү көне буларак 19 ноябрь билгеләнде. Бу көнне барлык сайлау участокларында да 2018 ел өчен референдум үтәчәк.