Балтачта 16-17 сентябрь көннәрендә узган "Милләтләр кроссы"нда барлыгы 5228 кеше катнашты. 134 җитәкченең катнашуы да мактауга лаек. Балтачлылар 2017 метрга йөгерде.
15 сентябрьдә Кенәбаш башлангыч мәктәбендә укучыларга мәдәни көндәлек тапшырылды. Көндәлекне ничек кулланырга икәнлеге аңлатылды. Аннары китапханәнең “Үткәнен белмәгәннең –киләчәге юк” дип исемләнгән музей почмагына экскурсия оештырылды
15 сентябрь көнне китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөрбаш урта мәктәбендә "Бәхетле балачак" исемле мәдәни дәрес үткәреп, 39 укучыга мәдәни көндәлек тапшырдылар.
15 сентябрьдә Бөрбаш китапханә филиалында Бөрбаш урта мәктәбе "Без - табигать баласы" исемле районара экологик семинар үткәрде.
15 нче сентябрь көнне Шеңшеңәр авыл китапханәчесе Ор башлангыч мәктәбендә “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысасында “Китапханәдә ул мәдәни хәзинә” дигән темага мәдәни дәрес үткәрде. Укучыларның тапкырлыкларын, кемнең күбрәк китап укуын белү максатыннан балалар өчен язылган әдәбияттан сорау-табышмаклар тәкъдим ителде. Күп белү, сорауларга җаваплар табу өчен китапханәгә күбрәк йөрергә кирәк дигән уй белән укучылар таралыштылар.
Смәел китапханәсе тарафыннан Смәел урта мәктәбе укучыларына "Укучының мәдәни көндәлеге" тапшырылды.Беренче мәдәни дәреснең темасы"Театрда кунакта" исеме астында узды.Балаларга татар театрлары тарихы хакында презентация ,"Әкият"курчак театры репертуарыннан видеороликлар күрсәтелде.
13 сентябрь көнне Шубан авыл китапханәсендә китап укучылар өчен экстремизмга каршы көрәш айлыгы кысаларында "Экстремизмга юл юк!" исеме астында күргәзмә ясалды. Буклетлар таратылды.
14 сентябрь көнне Шубан авыл китапханәсе китап укучы волонтерлары белән «Сак булыгыз – балалар» операциясенә чыктылар. Юлда очраган шоферларга шулай ук машина-трактор паркында буклетлар таратылды.
15 сентябрь көнне Шубан авыл китапханәсе «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты кысаларында мәктәп белән берлектә Шубан мәктәбе укучылары өчен «Минем сөйгән китабым» исемле библиографик дәрес үткәрделәр. Дәрес берничә сәяхәт-тукталыштан торды. Нәрсә ул китап, китапханә, китапханәче. Балалар үзләренең фикерләрен җиткерде. Китап тоту кагыйдәләрен искә тошердек. Мәдәни көндәлек белән эшләү тәртипләре турында аңлатма бирдек. Сәяхәтебездә «Китап киңәшчең синең» исемле презентация күрсәтелде. 15 балага мәдәни көндәлекләр тапшырылды.