Балтачта "Милләтләр кроссы"нда барлыгы 5228 кеше катнашты.

2017 елның 18 сентябре, дүшәмбе

Балтачта 16-17 сентябрь көннәрендә узган "Милләтләр кроссы"нда барлыгы 5228 кеше катнашты. 134 җитәкченең катнашуы да мактауга лаек. Балтачлылар 2017 метрга йөгерде. 

Әлеге масса күләм спорт чарасы елдан-ел камилләшә, матур традициягә әверелә бар. Быелгысы исә аеруча да истәлекле булды. Җәйге көннәрне хәтерләтеп күктән кояш балкып торды. Район башлыгы Рамил Нотфуллин да ачылу тантанасында райондашларны сәламләп үзенең ихлас теләкләрен ирештерде, райондашларны парклардан уңышлы файдаланып, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырды. 

Музыкаль разминка тәмамлангач йөгершкә старт бирелде. Иң беренче булып җитәкчеләр кузгалды. Аннан соң башкалар кушылды. 

16 сентябрь көнне  "Милләтләр кроссы"на авыл җирлекләре һәм мәктәпләр кушылды. Икенче көнне оешма-учреждение коллективлары катнашында  "Сабантуй" паркында узган  кросста 1209 кеше катнашуы мәгълүм. Йөгерештә гаиләләре белән катнашучылар да бихисап иде. Димәк бу саннан артыграк та булуы ихтимал. Бердәм булып чыккан хезмәт коллективларына бары тик рәхмәт сүзләре генә ирештерәбез.

https://vk.com/album-122979932_247309574

#Балтач #Балтасикросснации #Балтаси #Кросснации2017

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International