ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Башкалабызда гүзәл затлар арасында барган мәртәбәле “Нечкәбил” матурлык республикакүләм конкурсына 23 сентябрь көнне йомгак ясалды. Әлеге чарада быел Балтачыбыз данын ике райондашыбыз: “Наз” бүлекчәсе директоры Тәнзилә Зәкиева һәм Сосна мәктәбе директоры урынбасары Эльвира Ситдыйкова яклады.Алар әлеге конкурста катнашып зур уңышларга ирештеләр

Арчада республика күләмендә укытучыларның җәйге спартакидасы үтте. Балтачта тагын бер алтын значок иясе артты. Ярышларда барлыгы 46 команда катнашты. Районыбыз мөгаллимнәре беренче унлыкка керде.

26 нчы сентябрь көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре  “Көзге мәрхәммәтлелек атнасы” кысаларында  Балтач  паркында “Онытылмас ядкәрләр” дип аталган   китап күргәзмәсе  тәкъдим иттеләр, өлкән яшьтәге Балтач халкына “Тормышыбыз маяклары” дип исемләнгән котлау листовкалары тараттылар.

26 сентябрь көнне Субаш авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Наз” тернәкләндерү үзәгендә өлкәннәр көне  һәм Республика буенча үткәрелә торган  «Осенняя неделя добра - эстафета добрых дел “ДОБРЫЙ ТАТАРСТАН ,”МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН» дигән акция кысалары буенча  бәйрәм чарасы үткәрделәр.

25 нче сентябрь көнне Алан авыл китапханәсендә "Игелекле башлангычлар көне" дип исемләнгән чара үткәрелде. Балалар әниләре белән агачлар утырттылар.

26 нчы сентябрь көнне Алан авыл китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары белән авылда яшәүче Нурия апаның хәлен белделәр, эшләрендә ярдәм иттеләр.

23,24 сентябрь көннәрендә Әтнә авылы клубы тарафыннан үткәрелгән "Көзге яхшы эшләр атналыгында" дигән акция кысасында, балалар тыл һәм хезмәт ветераннарының өйләренә барып йорт эшләрен башкарып , концерт номерлары белән сөендерде.

26
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

22 сентябрендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы "Мәгариф" журналы белән берлектә оештырган "Авыл укытучысы" конкурсының 3 йомгаклау этабына узып Карадуган балалар бакчасы тәрбиячесе Нигматуллина Раушания Фаил кызы 3 урын яулады.


25
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

   2017 елның 25 нче сентябрендә “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнүчеләргә  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Абдуллина Ләйсән Ильсур кызы белән очрашу булып узды. 

2017 елның 25 нче сентябрендә “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә “Экстремизмга-юк” айлыгы  кысаларында тернәкләнүчеләр көче белән “Террорга юк дип әйтик!” исеме астында гәҗит чыгарылды. Аның максаты - мөмкинлеге чикле кешеләргә һәм пенсионерларга терроризм һәм экстремизм турында күзалларга, hәм террор вакытында каушап калмыйча тиешле кагыйдәләрне үтәргә кирәклеген искәртеп үтү иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International