29 сентябрь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсе мөмкинлекләре чикләнгән нәни китап укучыларын“Нәни куллар җылысы” исемле очрашуга җыйды. Балалар яңа кайткан китаплар, журналлар белән таныштылар.Алар барлык тырышлыкларын, күңелләрен биреп тозлы камырдан көзге картина эшләделәр.
28 сентябрь көнне районыбызның бертөркем мәгариф ветераннары өчен Татарстан Республикасында үткәрелүче "Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе кысаларында "Өлкәннәр көне" , "Мәктәпкәчә белем бирү һәм тәрбиячеләр көне", Мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Бөрбаш авыл җирлегенә экскурсия оештырылды.
“Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы” кысаларында “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсенә Субаш мәдәният йорты хезмәткәрләре хәйрия концерты белән килделәр. Фәизов Хәлил Равис улы җитәкчелегендә оештырылган бу концерт бик күңелле узды. Лидия Габделхакованың биюләре өлкәнәребезне таң калдырды. Хәлил Фаизовның гармунда татар халык көйләренә тезмәләр уйнавы концертка ямь өстенә ямь бирде. Концерт шаян мәзәкләр, такмаклар белән бергә үрелеп барды. Катнашучылар тернәкләнүчеләр белән бергә яшьлекләрен искә алып яшьлек җырларын җырлап та, биеп тә алдылар.
“Наз” да тернәкләнү узучы инвалидлар, пенсионерлар Субаш мәдәният йорты хезмәткәрләренә уз теләкләрен, рәхмәтләрен җиткерделәр.
Бөтендөнья туризм көнендә Чепьядагы социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы инвалидлар hәм пенсионерлар татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай иҗатына багышланган “Тукай – Кырлай” музеенда экскурсиядә булдылар.
25 сентябрьдән “Осенняя неделя добра” атналыгы игълан ителде. Бу уңайдан Яңгул китапханәчеләре китап укучылар таныш булсын өчен “”Жизнь дана на добрые дела” һәм “Доброе сердце лучшее богатство” исеме астында тумыштан сәламәтлеге чикләнгән укучы-Камалетдинова Эльвина янында булып ,аның хәлен белеп,укуында зур уңышларга ирешүен теләп кайттылар.
26 сентябрь көнне Куныр филиал № 12 китапханәсе һәм Куныр мәдәният йорты Куныр урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары өчен "Без бергә" дип исемләнгән әңгәмә уздырды. Әңгәмә барышында укчыларга "Мәрхәмәтле Татарстан акциясе турында мәгълумат бирелде. Татар халык әкиятләренә нигезләнеп, укучыларга бердәм булырга, бер-береңә, дусларыңа, туганнарыңа ярдәм итеп яшәү серләре буенча кызыклы әңгәмә узды.
25 сентябрь көнне Куныр № 12 филиал китапханәсе һәм Куныр мәдәният йорты "Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе кысаларында "Изгелек кыл" дип исемләнгән акцияне башлау көнен үткәрде. Куныр авылында яшәүчеләргә акция турында мәгълумат җиткерелде.
Субаш мәдәният йорты китапханә белән берлектә, тәрбиячеләр көне уңаеннан “Кыю, уңган – булган кеше ул” дип исемләнгән, 31 ел Субаш балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән Клара Нәҗипова белән очрашу үткәрделәр.Клара Васильевна күп кенә тәрбия өлкәсендәге сорауларга җавап бирде, истәлекләр белән уртаклашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Карары нигезендә, Республиканың архив эше буенча Дәүләт комитеты җитәкчелегендә Балтач районы башкарма комитетының архив бүлеге райондашларыбызны актив рәвештә “Тарихи Хәтер” (“Историческая Память”) дип исемләнгән проектта катнашырга чакыра.