Бөтендөнья туризм көнендә Чепьядагы социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы инвалидлар hәм пенсионерлар татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай иҗатына багышланган “Тукай – Кырлай” музеенда экскурсиядә булдылар.
Өлкәннәребезгә музейда куелган сыннар,Тукай тормышын тасвирлаган күп төрле материаллар, фоторәсемнәр, төрле экспонатлар белән танышу тарихи истәлекләрне барларга тагын бер кат этәргеч булды. Аларга әлеге чаралар татар халкының бөек шәхесләре турындагы мәгълумәт белән күбрәк танышырга, искә төшерергә ярдәм итә.