“Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы” кысаларында “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсенә Субаш мәдәният йорты хезмәткәрләре хәйрия концерты белән килделәр. Фәизов Хәлил Равис улы җитәкчелегендә оештырылган бу концерт бик күңелле узды. Лидия Габделхакованың биюләре өлкәнәребезне таң калдырды. Хәлил Фаизовның гармунда татар халык көйләренә тезмәләр уйнавы концертка ямь өстенә ямь бирде. Концерт шаян мәзәкләр, такмаклар белән бергә үрелеп барды. Катнашучылар тернәкләнүчеләр белән бергә яшьлекләрен искә алып яшьлек җырларын җырлап та, биеп тә алдылар.
“Наз” да тернәкләнү узучы инвалидлар, пенсионерлар Субаш мәдәният йорты хезмәткәрләренә уз теләкләрен, рәхмәтләрен җиткерделәр.