ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

29 сентябрь көнне Шубан авыл китапханәсе «Изге сүз, изге эш» исеме астында тумыштан сәламәтлеге чикләнгән Хайретдинова Галия янында булып,аның хәлен белеп кайтты. Абыйсы кычкырып китап укыганны Галия сөенеп тынлап утырды.

28 сентябрь көнне Шубан авыл китапханәсе «Мәрхәмәтле Татарстан» эстафетасы кысаларында «Минем сәламәтлегем» исемле спорт сәламәтләндерү юнәлешендә балалар бакчасы һәм башлангыч сыйныфлар белән саф һавада  уеннар оештырдылар.

27 сентябрь көнне Шубан авыл китапханәсе «Мәрхәмәтле Татарстан» эстафетасы кысаларында мәктәптә үткәрелгән өлкәннәр бәйрәменә «Көзнең гүзәл бер мизгеле» исеме белән китап күргәзмәсе оештырды. Бәйрәмдә өлкәннәр белән төшкән фотокүргәзмә, рәсем конкурсы һәм әби-бабайларына язылган сочинениеләргә күргәзмә ясалды. Кичә концерт номерлары белән үрелеп барды.


1
октябрь, 2017 ел
якшәмбе

  28 сентябрь көнне Борнак авыл китапханәсе “Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе буенча үткәрелгән“Дөньяны яхшылык коткара” исемле яхшылык сәгатен 6-7 сыйныф укучылары белән  ялгыз яшәүче  өлкәннәребез Сабирова Фирдәүсә апа һәм Хадиева Рүфәния апага барып хәлләрен белделәр һәм эшләрендә булышып,ярдәм итеп кайттылар.Алар  үзләренең догаларын укып,изге теләкләрен җиткерделәр.

 

30 сентябрь  көнне Арбор  авыл китапханәчесе, 5,7 сыйныф укучылары  белән берлектә  “Мәрхәмәтле Татарстан ” акциясендә  катнашып тыл ветераны  Сабирова  Гөлнадия апаның өенә бардылар,  хәлләрен белеп, күчтәнәчләр тапшырдылар. 

28 сентябрь көнне Арбор авыл  китапханәсендә   5-6 сыйныф укучылары  белән берлектә ,"Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе кысаларында "Мәрхәмәт елмаюдан башлана" дигән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында әти-әниләргә, тирә-юньдәге кешеләргә карата шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек хисе, яхшылыклар эшләргә  кирәклеге турында  аңлатылды.


29
сентябрь, 2017 ел
җомга

29 сентябрьдә Бөрбаш авыл китапханәсе мөдире "Ветераннар янәшәдә" акциясендә катнашып, сугыш ветераны Хөснетдинова Нуржиһан апаның хәлен белде.

Балтач бистәсендә халыктан җыелган үзара салым акчаларына тротуарлар салу, юлларны төзекләндерү эшләре дәвам итә. Күптән түгел генә Кави Нәҗми урамыннан Балтач урта мәктәбенә менә торган юл буйлап тротуар салынды. Халыктан җыелган акчаларның максатчан тотылуы нәтиҗәсендә бүген балаларыбызның мәктәпкә имин юллардан бара алуына күңел сөенә.

Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитетының 26 сентябрь көнне район Советының кече утырышлар залында референдум уздыру һәм үзара салым акчасын нинди эшләргә тоту буенча утырыш булды. Аны район башлыгы  Рамил Нотфуллин  алып барды. 

Янгулкитапханәчеләре “Недели добрата”акциясе кысаларында “Добрые дела красят человека “ исеме астында кошларга  кормушкалар куйдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International