Балтач бистәсендә халыктан җыелган үзара салым акчаларына тротуарлар салу, юлларны төзекләндерү эшләре дәвам итә. Күптән түгел генә Кави Нәҗми урамыннан Балтач урта мәктәбенә менә торган юл буйлап тротуар салынды. Халыктан җыелган акчаларның максатчан тотылуы нәтиҗәсендә бүген балаларыбызның мәктәпкә имин юллардан бара алуына күңел сөенә.
Шулай район социаль яклау бүлеге, пенсия Фонды биналарына бара торган юл кырыйларына да асфальт түшәлгән яңа тротуарлар каршы ала. Юлларда хәвеф-хәтәрсез, имин йөрергә язсын!
Әлеге эшләрне башкарган МДСУ-1 оешмасы хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәбез.