Әлеге “Тарихи Хәтер” проекты уңаеннан, Бөек Ватан сугышы 1941–1945 елларында язылган фронт еллары хатларын туплауны үз эченә ала.
Хөрмәтле райондашлар һәм җитәкчеләр, әгәр дә районыбыз җирлегендәге музейларда, мәгариф учреждениеләре, оешма-предприятие базаларында оештырылган музейларда, китапханәләрдә һәм гаилә архивларында кадерле ядкарь булып сакланган фронт еллары хатлары булса, районның архив бүлегенә алып килергә кирәк. Биредә аның электрон вариантта күчермәсен алалар һәм шунда ук хат кире кулга тапшырыла. Шул рәвешле киләчәк буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан, дәһшәтле сугыш елларының тарихын чагылдырган бай мәгълүматлы архив булдырылачак.
P.S. Хатларны район башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Рүзилә Равилевна Ильясовага тапшырырга кирәк. Ruzilya.Ilyasova@tatar.ru электрон адресына салырга яки 8(84368) 2-56-99 телефон номерына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.