Бүген һәм иртәгә, ягъни 10 -11 ноябрь көннәрендә район салым инспекциясендә "Ачык ишекләр көне" үтә. Райондашларыбыз 10нчы ноябрь көнне 9.00-18.00 сәгатьләрдә, ә шимбә - 11енче ноябрьдә 10.00- 15.00 сәгатьләргә кадәр салым инспекциясенә килеп, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таба алачак.
Балтачта сайлау комиссияләре вәкилләре белән эшлекле очрашу булды. Районның 33 сайлау участогы комиссиясе вәкилләре, авыл җирлеге башлыкларының урынбасарлары - барлыгы 80 хезмәткәр 8 ноябрьдә район Советының утырышлар залына референдумга әзерлек уңаеннан киңәшмәгә җыелды. Киңәшмәне район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Равил Кәримов алып барды. Көн тәртибендә реферндум көнне эш планы каралды, җаваплы хезмәткәрләргә бурычлар йөкләнде.
Бүген, 10 ноябрьдә, Россия Федерациясендә эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.
Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихластан тәбрик итәм. Сезнең хокукый дәүләт төзүгә керткән өлешегез бәяләп бетергесез. Көнне төнгә ялгап Балтачыбыз халкының иминлеген саклыйсыз, закон һәм хокук тәртибе сагында торасыз.
Мәдәни көндәлек кысаларында Яңгул китапханәчеләре 2 нче ноябрь көнне"Кемнәр җитез,кемнәр тапкыр" дигән табышмаклар кичәсе үткәрделәр.
Иске Торҗа авылында яшәүче Кокрова Зинаида Александровнага 9 ноябрь көнне 90 яшь тулды.
Комзавод авылында яшәүче Миннемуллина Мөкәррәмә Миннемулла кызына 9 ноябрь көнне 90 яшь тулды.
8 ноябрь көнне Балтач районы администрациясе хезмәткәрләре ГТО нормалары тапшырды. Алар яшь үзенчәлекләрена карап 14 төрле нормативны үтәделәр. Муниципаль хезмәт вазыйфасын тиешле дәрәҗәдә башкарган кебек, хезмәткәрләр спортта да сынатмыйлар. Актив рәвештә һәр биремне үтәп барырга тырыштылар.
3 ноябрь көнне Борнак авыл китапханәсендә халыклар бердәмлеге көне уңаеннан “Бердәмлектә көч” исемле әңгәмә 4-7 сыйныф укучылары белән үткәрелде.Халыклар бердәмлеге көне тирән мәгънәгә ия.Ул безне бердәм булырга,ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә.Укучылар истәлекле көннең тарихы белән таныштылар,нәрсә ул Ватан һәм бердәмлек кебек сораулар буенча фикер алыштылар.
Бәйрәм көне уңаеннан китап күргәзмәсе дә ясап куелды.
8 ноябрь көнне «Наз» Халыкка комплекслы социаль хезмәт курсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды.
4 ноябрь көнне Чапшар авыл клубында Бердәмлек көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан Норма авыл җирлеге буенча Яшьләр форумы оештырдык. Бу бәйрәм үз илеңә, туган ягыңа патроитлык хисләре тәрбияләү, тирә-юньдәге кешеләрнең бер-берсенә ярдәмләшеп, берләшеп, төрле милләт халыкларының дус-тату яшәүләре һәм һәркемнең үз туган иле белән горурлану хисләрү уяту максатыннан билгеләнгән. Безнең дә төп максатыбыз күрше тирә авыл яшьләренең дуслык-татулык җепләрен ныгыту, аларның уй-фикерләрен, тәкъдимнәрен, идеяларын, проблемаларын тыңлау һәм бергәләшеп фикер уртаклашу иде. Форумга Норма авыл җирлеге башлыгы Тимур Фәргат улы Гатауллинны, районыбызның Яшьләр оешмасы җитәкчесе Рөстәм Рафис улы Загидуллинны чакырдык. Алар яшьләр өчен нинди мөмкинлекләр, программалар, проектлар барлыгын аңлаттылар һәм сорауларга җавап биреп, авыр мәсьәләләрне бергәләп чишәргә килештеләр. Соңыннан “Яшьләр-онлайн” төркеме җитәкчесе Асадуллина Гөлназның тәкъдиме буенча бөтен җирлек яшьләре бергә җыелып концерт куярга дип карар чыгардылар.