4 ноябрь көнне Чапшар авыл клубында Бердәмлек көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан Норма авыл җирлеге буенча Яшьләр форумы оештырдык. Бу бәйрәм үз илеңә, туган ягыңа патроитлык хисләре тәрбияләү, тирә-юньдәге кешеләрнең бер-берсенә ярдәмләшеп, берләшеп, төрле милләт халыкларының дус-тату яшәүләре һәм һәркемнең үз туган иле белән горурлану хисләрү уяту максатыннан билгеләнгән. Безнең дә төп максатыбыз күрше тирә авыл яшьләренең дуслык-татулык җепләрен ныгыту, аларның уй-фикерләрен, тәкъдимнәрен, идеяларын, проблемаларын тыңлау һәм бергәләшеп фикер уртаклашу иде. Форумга Норма авыл җирлеге башлыгы Тимур Фәргат улы Гатауллинны, районыбызның Яшьләр оешмасы җитәкчесе Рөстәм Рафис улы Загидуллинны чакырдык. Алар яшьләр өчен нинди мөмкинлекләр, программалар, проектлар барлыгын аңлаттылар һәм сорауларга җавап биреп, авыр мәсьәләләрне бергәләп чишәргә килештеләр. Соңыннан “Яшьләр-онлайн” төркеме җитәкчесе Асадуллина Гөлназның тәкъдиме буенча бөтен җирлек яшьләре бергә җыелып концерт куярга дип карар чыгардылар.