ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2017 ел
җомга

2017-нче елның 24 ноябрендә сәг. 13.00дә   Балтач муниципаль районының 2018-нче елга һәм 2019-2020 елларның планлы чорына  бюджет проекты  хакында гәвами тыңлаулар түбәндәге адрес буенча үткәрелә: ш.т.б.Балтач, Ленин урамы, 42-нче йорт, 3нче этаж.

 

16ноябрь- тәмәке тартуга көрәш көне уңаеннан, Чапшар авыл клубы хезмәткәрләре авыл фельдшеры Мадиярова Илзия апа белән берлектә «Тәмәке-минем дошманым» дип исемләнгән әңгәмә үтте. Ильзия апа балаларга тәмәкенең ни дәрәҗәдә зарарлы булуын аңлатты.

2017 елның 24 ноябреннән 26 ноябренә кадәр «Регина» ГК базасында (казан шәһәре, Петровский пос.) Татарстан Республикасы авыл яшьләренең IV форумы узачак. Аны “Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе” ТИО (РОО) оештыра.


16
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

15 ноябрь көнне  Балтач  шәһәр  җирлегенең утырышы  булды. Утырышта 3 сорау каралды.


15
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

13 ноябрьдә районыбыз өчен бик әһәмиятле вакыйга булды. Бу көнне көзге чакырылыш кысаларында чираттагы хәрби хезмәткә чакырылучы 18 егетне тантаналы төстә озату чарасы оештырылды. 

Тимирязев исемендәге җәмгыять призына узучы ярышларның әнә шул кадәрле тарихы барлыкка килгән. Әлеге ярышның җиңүчеләре белән танышыйк...

Бүген - 15 ноябрь көнне Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары,Римма Атлас кызы Ратникова эшлекле сәфәр белән Балтачка килде.


14
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

Бүген 14 ноябрь көнне район Советының утырышлар залында иртәнге сәгатьләрдә район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров җитәкчелегендә бүлек, оешма һәм учреждение, банк җитәкчеләре, дин әһелләре белән киңәшмә узды. Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр каралды: референдумга әзерлек, алдан тавыш бирү мөмкинлеге, салымнарны вакытында түләү, ЕСИА программасына күчү. 


13
ноябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Шушы көннәрдә “Социаль туризм” программасы буенча социаль- тернәкләндерү бүлекчәсендәге мөмкинлеге чиклеләр кешеләр hәм пенсионерлар Чепьяда урнашкан “Халыклар дуслыгы” музеенда сәяхәттә булып кайттылар.

 


10
ноябрь, 2017 ел
җомга

Ул авыл хуҗалыгы техникаларын кышкы саклауга кую һәм ремонтлау графигы белән танышу максатларыннан оештырылган иде. Биредә белгечләр тарафыннан бурычлар билгеләнде, киңәш-тәкъдимнәр җиткерелде. Тиешле таләпләрне башкарырга кирәклеге ассызыкланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International