Бүген - 15 ноябрь көнне Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары,Римма Атлас кызы Ратникова эшлекле сәфәр белән Балтачка килде.
Римма Ратникова район Советының утырышлар залында район Советы һәм башкарма комитетының бүлек белгечләре, оешма-учреждение җитәкчеләре, хезмәт коллективларының активы белән очрашты. Римма Атлас кызы Ратникова балтачлылар игътибарына Татарстан Конституциясе кабул ителү тарихы һәм аның мөһим факторлары, дәүләт законнары кабул ителеше турында бай мәгълүматлы лекция укыды. Бүгенге чара Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 25 ел тулу уңаеннан оештырылды. Шул уңайдан, халыкны Конституциянең төп нигезләмәләре белән таныштыруга һәм белемнәрен арттыруга нигезләнгән иде.
Римма Ратникова ахырда тыңлаучыларның сорауларына җавап бирде.