Халыклар дуслыгы” музеенда.

2017 елның 13 ноябре, дүшәмбе

Шушы көннәрдә “Социаль туризм” программасы буенча социаль- тернәкләндерү бүлекчәсендәге мөмкинлеге чиклеләр кешеләр hәм пенсионерлар Чепьяда урнашкан “Халыклар дуслыгы” музеенда сәяхәттә булып кайттылар.

Музей җитәкчесе - сугыш ветераны, Галиев Гарифҗан Гали улы Чепья авылының төрле тарихи язмалар, фотосүрәтләр, тарихи истәлекләр белән таныштырды. Музейда шушы җирлектә күпме гасырлар буена иңгә-иң куеп, дус-тату яшәүче төрле милләт халыкларының тормышы, эш кораллары, йорт-җиһазлары урнаштырылган. Шулай ук тернәкләнүчеләрне музейда шушы җирлектән чыккан данлыклы шәхесләр өчен дә аерым зал булуы куандырды.

Бу музейның шундый бай эчтәлекле булуы, экспонатларның күплеге өлкәннәребезнең күңелендә якты истәлек калдырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International