Казанда Татарстан Республикасы авыл яшьләренең IV форумы узачак

2017 елның 17 ноябре, җомга
2017 елның 24 ноябреннән 26 ноябренә кадәр «Регина» ГК базасында (казан шәһәре, Петровский пос.) Татарстан Республикасы авыл яшьләренең IV форумы узачак. Аны “Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе” ТИО (РОО) оештыра.

Форумда катнашуга Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсенең муниципаль районнар бүлекчәләренең 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге активистлары чакырыла.

Форум кысаларында «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре» ярдәмче программасын гамәлгә ашыруга һәм “Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе” ТИО эшчәнлегенә арадаш йомгаклар ясалачак. Республика министрлыклары һәм ведомство вәкилләре белән очрашулар, авылны һәм вакыйгалар туризмын үстерү темасына түгәрәк өстәлләр, тренинглар, лекцияләр һәм мастер-класслар булачак.

Форумда катнашу өчен бу елның 21 ноябренә кадәр АИС – https://ais.fadm.gov.ru/registration сайтында заявка калдырырга кирәк.

Тулырак мәгълүмат алу өчен 8 (843) 2217597 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Чыганак: http://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1058326.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International