Иртәнге киңәшмә: референдум, салым, ЕСИА!

2017 елның 14 ноябре, сишәмбе

Бүген 14 ноябрь көнне район Советының утырышлар залында иртәнге сәгатьләрдә район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров җитәкчелегендә бүлек, оешма һәм учреждение, банк җитәкчеләре, дин әһелләре белән киңәшмә узды. 

Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр каралды: референдумга әзерлек, алдан тавыш бирү мөмкинлеге, салымнарны вакытында түләү, ЕСИА программасына күчү. 

Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Равил Кәримов үз чыгышында: “Районда 33 сайлау участогында да үзара салым кертү буенча референдумнар уздыруга әзерлекләр башланып китте, кизү торулар оештырылды, халыкка чакырулар таратылды. Референдум үткәрү участоклары 19 ноябрь көнне иртәнге 7.00дән кичке 20.00 сәгатькә кадәр эшли. Һәр сайлаучының үз паспорты белән генә килүе таләп ителә. Чөнки һәр сайлау участогында да онлайн режимда эшли торган видеокамералар куелачак, бюллетень саны белән сайлаучы саны чагышырга тиеш. Күзәтеп торучы махсус кешеләр булуы да ихтимал. 19 ноябрь, ягъни тавыш бирү көнендә гражданнарның билгеле бер сәбәпләр аркасында сайлау участогына килә алмаулары билгеле булса, андый затлар өчен 15 ноябрьдән башлап алдан тавыш бирү мөмкинлеге бар. 16.00- 20.00 сәгатьләрдә үз сайлау участогына барып мөрәҗәгать итә алалар, дип искәртте. 

“Димәк, алдан тавыш бирү мөмкинлеге бар, ә командировка, отпуск яки башка сәбәпләр сылтау була алмый! Референдумны оешкан төстә матур итеп үткәрергә, күтәренке атмосфера тудырырга кирәк. Халык бәйрәмгә барган кебек килсен. Җирлекләрдә үзешчән сәнгать коллективлары, һәвәскәрләр башкаруында җыр-биюләр гөрләсен. Шулай ук зур авыл җирлекләрендә азык-төлек белән сәүдә хезмәте күрсәтүне дә тиешле югарылыкта башкару сорала. Референдумда халыкның актив катнашуын тәэмин итү - сайлау комиссияләренең төп бурычы. Безнең районда бу эшне ни дәрәрҗәдә башкарып чыгу - алда торган Россия Президенты сайлауларына зур әзерлек булып тора!” дип белдерде район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров. 

Икенче көн тәртибе буенча салымнарны түләү мәсьәләсе күтәрелде. Почта бүлекчәләре аша халыкка 17 мең 352 уведомление таратылган. Ә тагын 6 меңнән артык халыкның электрон формада үз “шәхси кабинеты” бар. Аларга уведомлениеләр электрон формада гына килә. 1 декабрьгә кадәр салымнарны түләп бетерү бурычы куелган булса да, әлегә районда транспорт салымы – 39%, җир салымы – 36%, ә милек салымы – 34% кына түләнгән. 15 көн вакыт калып бара, җирле халыкның активлыгын тәэмин итәргә кирәк. Шулай ук мәчетләрдә хезмәт куючы дин әһелләренең дә җәмгыятьтәге вакыйгалардан хәбәрдар булып, тиешле таләпләрне вакытында үтәп барулары соралды. 

Электрон хезмәтләрдән файдалану елдан-ел камилләшә бара. Аның яңа мөмкинлекләре һәм өстенлекләре һәм ЕСИА дип аталган яңа формасы турында район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин тулы аңлатма биреп үтте. 1 декабрьгә кадәр районның 70%ы электрон хезмәтнең бу формасында теркәлү узып беткән булырга тиеш, дип басым ясады. Бүгенге көндә хезмәт коллективларын, авыл хуҗалыгы оешмалары хезмәткәрләрен теркәү бара. Бу электрон хезмәт үз чиратында барлык төр түләүләрне башкару, табибка, дәүләт оешмаларына чиратка язылу, чит ил паспорты алу, штрафларны түләү һ.б. мөмкинлекләр бирә. 30%ка кадәр ташламалар ясала. Бу бик уңайлы һәм җайлы. Бары тик районда урнашкан күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итәсе. Теркәлү узу өчен СНИЛС, паспорт һәм кесә телефоны номеры кирәк. Телефон номерына килгән пароль аша, теркәлү узасы, дип белдерде. 

Иртәнге киңәшмәдә катнашкан оешма һәм учредение җитәкчеләренә күтәрелгән мәсьәләләрне хезмәт коллективларында тормышка ашырырга, киңәш-тәкъдимнәрне үтәргә дигән бурыч куелды. ​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International