Әни,әнкәй..!Әйе,Ана –ул дөньяда иң бөек кеше. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән иман иңдерүче Әни.Алар алдында бурычыбызны гомер буена да түләп бетерә алмыйбыз.Әниләрнең кадерен яши-яши генә аңлыйбыз.23 ноябрь көнне Борнак авыл китапханәсенә “Дөньяның матурлыгы әнкәйләрдә” исемле кичә әниләр белән үткәрелде.Кичәдә әниләр турында сөйләнелде,матур шигырьләр укылды,җырлар җырланды.Кичә һәркемнең күңелендә калырлык булып үтте.
Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә без һәркемнең йөрәгенә бик якын бәйрәм – Әниләр көнен билгеләп үтәбез. Бу бәйрәм – балаларыгызның сезгә хөрмәт күрсәтү һәм яратуларын белдерү көне генә түгел, әниләрнең һәр кеше һәм җәмгыять тормышында бик зур роль уйнавын тану да.Әни – тормышын башыннан алып ахырынача безгә, балаларга багышлаган бердәнбер кеше ул. Һәр әни үз баласының лаеклы тормышта яшәвен, акыллы, укымышлы, уңышлы, матур, кешеләрнең хөрмәтенә лаек булуын тели.Бездә булган барлык яхшы, мөһим нәрсәләр – гаилә җылысы, уңайлыклар, хәтта тормышыбыз өчен дә без сезгә – әниләргә бурычлы. Әниләр көненә карата 23 ноябрь көнне Арбор авыл китапханәсендә “Тормыш бизәге сез...”дип исемләнгән тематик кичә оештырылды. Әлеге чарада әниләргә багышланган матур -матур җырлар,шигырләр яңгырады.Күңелле уеннар белән бергә үрелеп барды.
Яңгул авылында яшәүче Хәтимов Габделәхәт Хәтимовичка 23 ноябрь көнне 90 яшь тулды.
Балтач җирлегендә яшәүче Гарипова Наилә Габдрахман кызына 23 ноябрь көнне 90 яшь тулды.
Балтач үзәк зурлар китапханәсенең уку залында 6 нчы ел рәттән Район хатын- кызлар оешмасы каршындагы бәйләү- чигү түгәрәге эшләп килә. Биредә йөрүчеләр төрле чигү-бәйләү үрнәкләре, алымнары серләренә төшенәләр. Хуҗабикәләрне һәр атнаның сишәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә 15.00 сәг.тә Балтач үзәк зурлар китапханәсенең уку залында көтеп калабыз.
Балтачка эшлекле сәфәр белән килгән Римма Атлас кызы Ратникова “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Балтач бүлекчәсенең XXVII Конференциясендә катнашканнан соң район башкарма комитеты җитәкчесе бүлмәсендә сорау белән мөрәҗәгать итүче гражданнарны кабул итте.
Бүген - 22 ноябрь көнне "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Балтачтагы җирле бүлекчәсенең чираттагы 27нче конференциясе булды. Конференция эшчәнлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары һәм “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы Римма Атлас кызы Ратникова катнашты. Конференция район Советының утырышлар залында үтте.
“Роспотребнадзор”ның Татарстан идарәсе җитәкчесе Марина Трофимова 28 ноябрьдә 14.00 сәгатьтән алып, 15. 30 минутка кадәр видеоконференция рәвешендә Арчада урнашкан территориаль бүлегендә кабул итү үткәрә.
16 нчы ноябрь көнне Алан китапханәсендә Толерантлык көне уңаеннан "Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне" исемле рәсем конкурсы һәм әңгәмә уздырылды.
19 ноябрь көнне Пыжмара авыл җирлегендә референдум үтте.