“Роспотребнадзор”ның Татарстандагы идарәсе җитәкчесенә сорауларыгыз булса рәхим итегез 

2017 елның 22 ноябре, чәршәмбе

“Роспотребнадзор”ның Татарстан идарәсе җитәкчесе Марина Трофимова 28 ноябрьдә 14.00 сәгатьтән алып, 15. 30 минутка кадәр видеоконференция рәвешендә Арчада урнашкан территориаль бүлегендә кабул итү үткәрә. 

Марина Трофимова халыкның санитар-эпидемиологик уңай тормышын тәэмин итү, кулланучылар хокукларын яклау буенча сорауларга җавап бирәчәк. 

Адресы: Арча шәһәре, Банк урамы, 6а йорты. 
Приемга алдан язылу өчен телефон: (84366)3-15-01
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International