Римма Ратникова Балтачта "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Балтачтагы җирле бүлекчәсенең чираттагы 27нче конференциясе эшчәнлегендә катнашты һәм чыгыш ясады.
Балтач җирле бүлекчәсенең политсоветы карары нигезендә, Конференциянең көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр тәкъдим ителде:
Конференциянең беренче көн тәртибе буенча “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Балтач җирле бүлекчәсенең киләсе елга куелган бурычлары турында сүз Наил Нургаязович Сабирҗановка бирелде.
Конференция делегатларының вәкаләтләрен билгеләп үттеләр. Партиянең Балтач җирле бүлекчәсе Конференциясенең Мандат комиссиясенең беренче номерлы протоколы нигезендә Мандат комиссиясе рәисе итеп Закирова Фиалка Альбертовнаны, секретаре итеп Хөсәинова Рәзилә Латиповна расланды.
Икенче көн тәртибе буенча Балтач җирле сәяси советы составына үзгәреш кертү турында сүз Партиянең Балтач җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе – Рүзилә Әдегамовна Фазылҗановага бирелде.
Чираттагы көн тәртибе буенча Партиянең Татарстан региональ бүлекчәсенең 27 Конференциясенә делегатлар сайлау үткәрелде.