“Ак Барс” көрәш Сараенда чираттагы Татарстан беренчелегенең җиңүчеләре билгеле булды. Җиңүчеләр арасында безнең команда вәкиле дә бар. Татарстанның атказанган спорт остасы Ранил Габдрахманов кул астында шөгыльләнүче Борнак егете Илнар Муллахмәтов 70 килограмм үлчәү авырлыгында өченче булды. Аңа бүләкләрне ТР Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов тапшырды. Командабыз да унынчы булып “алтын” унлыкка керә алды.
Балтачта балигь булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Утырышта Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, балигь булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина катнашты.
25 ноябрь – гаҗәеп күркәм бәйрәм – Аналар көне. Шул уңайдан без дә – Балтач үзәк балалар китапханәсе балалар бакчасы балалары белән берлектә 29 ноябрь көнне “Әнием кадерлем” дигән бәйрәм иртәсе уздырдык. Бәйрәмебезгә 2 нче номерлы балалар бакчасы нәниләре әниләргә багышланган тамаша тәкъдим итте ә 1 нче номерлы бакча балалары аларга көч, биреп торды. Кичәбез күңелле уеннар белән үрелеп барды. Нәни китап укучыларыбыз әниләренә матур теләкләрен, уй кичерешләрен җиткерделәр. Аларга кушылып без дә, китапханәчеләр дә әниләребезне бәйрәм белән котлыйсы килә: Кадерле, газиз әниләребез! Сезне бәйрәмегез белән чын йөрәктән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез. Балаларыгызга картайган көннәрегездә дә терәк булып, ә сезгә, гомер буе алар янәшесендә, кадер – хөрмәттә яшәргә язсын.
9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне якынлашу уңаеннан, районыбызда айлык игълан ителде. Әлеге уңайдан башкарылачак эшләр һәм план-бурычлар белән танышу, йөкләмәләр алу максатыннан җаваплы вәкилләрнең киңәшмәсе булып узды.
Бүген - 28 ноябрьдә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева һәм балигь булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина эшлекле визит белән безнең районга килеп, гражданнарны кабул итте.
“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе оешуга 16 ел тулу уңаеннан, районда “Бердәм Россия”нең Балтач җирле бүлеге секретаре, район башлыгы, район Советы җитәкчесе Рамил Нотфуллин “Бердәм Россия” сәяси партиясе җирле бүлегенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.
Балтачта район мәгариф идарәсе бинасы каршында укытучыга хөрмәт йөзеннән һәйкәл куелды.
27 ноябрьдән алып 3 декабрьгә кадәр "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Балтачтагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә һәм барлык авыл җирлекләрендә җирлек башлыклары һәм шул җирлек депутатлары тарафыннан билгеләнгән график нигезендә гражданнарны кабул итү оештырыла.
Балтач җирлегендә яшәүче Саҗидә Садыйк кызы Закирова 27 нче ноябрь көнне 90 яшь тулды.
25 ноябрь көнне, Әниләр көне уңаеннан Түбән Кенә авыл клубында "Пар канатлар" дип исемләнгән тематик кичә узды. Кичәдә бергә 55, 57 ел пар канатлар булып гомер итүче гаиләләр хөрмәтләнде. Кичәне авыл җирлеге башлыгы Шамиль Вакил улы Низамиев котлау сүзләре белән ачып җибәрде. Кичәбезнең кунагы район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гайнетдинов Илхам Фидаиль улы да тату пар гаиләләргә, гәзиз әниләргә үзенең изге теләкләрен җиткерде. Кичәбез җыр-биюләр, изге теләкләр белән үрелеп барды.