“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе оешуга 16 ел тулу уңаеннан, районда “Бердәм Россия”нең Балтач җирле бүлеге секретаре, район башлыгы, район Советы җитәкчесе Рамил Нотфуллин “Бердәм Россия” сәяси партиясе җирле бүлегенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.
Рамил Нотфуллин бүген районның төрле авыл җирлекләреннән килгән 7 гражданны кабул итте. Гражданнар тарафыннан торак мәсьәләсе, яңа төзелгән урамнарда уңайлыклар булдыру һәм урам утларын яктырту һәм башка сораулар яңгырады.