ЯҢАЛЫКЛАР


18
июль, 2017 ел
сишәмбе
15 июль көнне Яңгул авылы яшьләренең ел дәвамында узган спорт ярышларына нәтиҗә ясау уңаеннан зур бәйрәм булды. Казаннарда пылау, уха пеште. Җырчылар матур җырларын буләк иттеләр, торле күңелле уеннар уйналды, алдагы көнне генә булып узган балыкчылар ярышының җиңүчеләре бүләкләнде. Яңгулыбызга гына хас бәйрәм быел да гөрләп узды.

15 июль көнне Кенәбаш авылында  күтәренке кәеф белән Сабантуй бэйрэме үткәрелде. Авылыбызга кунакка бу көнне бик күп халык килде, көндез башланган бәйрәм бары кич кенә тәмамланды. Балаларның күңелен күрү максатыннан Сабан туенда бөтен төр уеннар да үткәрелеп, бүләкләр дә саллы бирелде.

16
июль, 2017 ел
якшәмбе

   Норма авылында яшәүче Сәмигуллина Әминә Галиевнага 15 июль көнне 95 яшь тулды. 


14
июль, 2017 ел
җомга

Сосна авыл җирлеге дә актив рәвештә кушылды. Район халкының су коенырга яратып йөри торган плотина буйларын чүп-чардан арындырдылар.​

Хөрмәтле райондашлар! Хезмәт сөючән Балтач халкы! Туган җиребезне хөрмәт итеп, бәйрәмебезне зурлап кайткан кадерле кунаклар! 

Сезне район Советы, башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән күркәм бәйрәмебез – милли Сабан туе белән ихластан тәбрик итәм!

Республика җитәкчелеге һәм экология министрлыгы тарафыннан экология мәсьәләсе катгый контрольгә алынган. Әлеге чара дәвамында күләмле нәтиҗәле эш башкарган хезмәт коллективлары яки авыл җирлекләре махсус бүләкләргә дә лаек булачак. Монда "Иң яхшы район", "Иң яхшы авыл җирлеге", "Иң актив хезмәт коллективы" һәм "Иң яшь һәм тәҗрибәле катнашучы" номинацияләре буенча урыннар биреләчәк. Ә беренче урынга иң зур бүләк - балалар өчен спорт-уен мәйданчыгы кайтачак.


13
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017нче елның 27 июлендә

Балтач бистәсенең “Сабантуй” паркында мөмкинлекләре чикле кешеләр

 (инвалидлар) өчен спорт

фестивале узачак.

Программада:

- теркәлү, чай табыны - 9.00 сәг.- 9.50 сәг.;

-концерт, спорт ярышлары һәм уеннар - 10.00 сәг.-12.00 сәг.

    Үзегез белән һава торышына карап баш киеме, кулчатыр, җәймәләр һәм яхшы кәеф алып килүегезне сорыйбыз!

   Иганәчелек ярдәме күрсәтергә теләүчеләр  «Наз» үзәгенә мөрәҗәгать итә аласыз тел.: 2-55-05.

 

Көтеп калабыз!

Авыл хуҗалыгы  тармагында  чын мәгънәсендә,  кызу  урак өсте – терлек  азыгы әзерләү эше бара.  Авыл  хуҗалыгы хезмәтчәннәре  кояшлы  көннәр   торудан  булдыра  алганча  күбрәк  файдаланып калырга тырышалар.  Мәсәлән, кичә –  12 июль көнне  көн дәвамында һава торышы аяз булды.  Район  буенча хуҗалыкларда  барлыгы  бер көндә  1000 гектарга  якын  күпьеллык  үләннәр чабылды.

Пыжмара авыл җирлеге 15 июль көнне 16.00 сәгатьтә башланып китәчәк Пыжмара авылы бәйрәменә чакырып кала.

23 июль көнне Бөрбаш авылында Бөтенрәсәй мөселман балалар Сабан туе була. Сабан туенда батырларга бүләккә – скутер һәм тәкә!!! 
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International