1 декабрь көнне Чепья авыл китапханәсендә язмыш сынавына дучар булган язучылар белән һәм аларның иҗатлары белән таныштыру, үзеңә бирелгән гомернең кадерен белеп, көчле рухлы булып яшәргә кирәклеген төшендерү максатыннан укучыларыбыз өчен "Язмышларны җиңгән әдипләр" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Бу кичәдә җирлегебез башлыгы Нотфуллин Азат Газизуллович та катнашты.