Рәхимҗанов Гафурҗан Рәхимҗан улына 2 декабрь көнне 90 яшь тулды.

2017 елның 4 декабре, дүшәмбе

Княбаш авылында яшәүче Рәхимҗанов Гафурҗан Рәхимҗан улына 2 декабрь көнне 90 яшь тулды. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Алсу Гатиятуллина, Карадуван авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев, «Игенче» авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү кооперативы рәисе Булат Зыятдиновлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International