Закир Шаһбан Балтачның мөмкинлекләре чикле кешеләренә концерт бүләк итте

2017 елның 4 декабре, дүшәмбе

Бүген – 4  декабрь көнне районыбызның мөмкинлекләре чикле гражданнары хөрмәтенә  район мәдәният үзәгендә  тематик чара оештырылды.  Бәйрәмнгә килүчеләр  иң элек  фойеда урнаштырылган кул эшләреннән торган  ярминкә-күргәзмә  белән танышты. Күңеленә хуш килгән  эшләнмәләрне сатып алып,  үзләреннән бераз гына  булса мохтаҗларга ярдәм  иттеләр.

Мөмкинлеге чикле райондашларыбызны  район башкарма комитеты  җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча җаваплы урынбасары  Илһам Гайнетдинов  район башлыгы Рамил Нотфуллин   һәм район Советы,  башкарма комитеты исеменнән  ихлас котлауларын, теләкләрен  ирештерде.  Шулай ук Балтачыбыз халкына  юридик яктан хезмәт күрсәткәне  өчен районыбызның күрмәүчеләр җәмгыяте җитәкчесе, юрист-консультант  Ранил Гыйльвановка һәм  Россия һәм Татарстан  күләмендә уздырылган ярышларда актив катнашып призлы урыннар яулаганы өчен Фәнис Сөләймановка  район башлыгының “Рәхмәт хаты”н тапшырды.

Чара район мәдәният үзәге хезмәткәрләренең  һәм эстрада артисты Закир Шаһбанның  җыр-моңнары белән үрелеп барды. Үзенең дә  күрү буенча мөмкинлеге чикле Закир Шаһбан райондашларыбызны төшенкелеккә бирелмичә, авырлыкларга бирешмичә, тормыштан ямь һәм табып, һәр туар таңны куанып каршыларга өндәп, дәртле җырларын бүләк итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International