Балтачта балигь булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды.
Утырышта Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, балигь булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина катнашты.
Социаль яктан авыр хәлле гаиләләр белән эшләү юнәлешләре белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов таныштырды, мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева “Балтач районында инклюзив белем бирү торышы турында”, ә район эчке эшләр бүлеге хезмәткәре, полиция майоры Фаил Фәсыйхов балигъ булмаган балалар арасында хокук бозулар юнәлешендә башкарылган эшләр, аларны булдырмау өчен күрелгән чаралар турында чыгыш ясады.
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина утырышта катнашучы мәктәп директорлары, аларның тәрбия эшләре буенча урынбасарлары һәм турыдан-туры балалар белән эшләүче субъект вәкилләренә мөрәҗәгать итеп: “Эшчәнлектәге булган җитешсезлек һәм хаталарны вакытында төзәтергә кирәк. Сезнең кулларда бала язмышлары. Шуңа да уяу һәм тагын да игътибарлырак булу таләп ителә" , дип белдерде.