Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне якынлашу уңаеннан, Балтачта айлык игълан ителде

2017 елның 29 ноябре, чәршәмбе

Бу дата Берләшкән Милләтләр  Оешмасы Генераль ассамблеясе тарафыннан булдырылды.  Традиция буенча бу көнне дәүләтләр – БМО әгъзалары җәмәгатьчелеккә бу юнәлештә эшләнгән илкүләм чаралар турында хәбәр итәләр.

9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне якынлашу уңаеннан, районыбызда айлык игълан ителде. Әлеге уңайдан башкарылачак эшләр һәм план-бурычлар белән танышу, йөкләмәләр алу  максатыннан җаваплы вәкилләрнең киңәшмәсе булып узды.

Айлык  кысаларында белем бирү учреждениеләрендә коррупциягә каршы тематик әңгәмәләр,  сыйныф сәгатьләре, хокук саклау органы  вәкилләре һәм прокуратура хезмәткәрләре белән очрашулар,  түгәрәк өстәлләр, төрле уеннар, социологик сораштырулар, акцияләр үткәрү, китапханәләрдә җәмәгатьчелекнең коррупциягә каршы көрәшенә багышланган күргәзмәләр, мәдәният йортларында тематик дискотекалар, спорт  чаралары оештыру планлаштырыла. Шулай ук бистәдә халык күп йөри торган  берничә урында ришвәтчелек фактлары, җитәкчеләрнең үз вазифаларын дөрес файдаланмавы турында  хәбәрләр язып салу өчен  “Ышаныч тартмалары”  урнаштырыла.  

Районның коррупциягә каршы көрәш комиссиясе  барлык  мәгариф учреждениеләрендә бу темага кагылышлы инша язу, рәсем һәм плакат ясау,  видео төшерү кебек иҗади конкурслар үткәрде.  Җиңүчеләрне  7 декабрь көнне бүләкләү тантанасы була.  

Аларның барышы  һәм нәтиҗәләре турында районның “Хезмәт” газетасы битләрендә, “Кайтаваз” радиосында, социаль челтәрдәге  сайт һәм төркемнәрдә яктыртылып барачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International