Яңгул авылында яшәүче Хәтимов Габделәхәт Хәтимовичка 23 ноябрь көнне 90 яшь тулды. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Яңгул авыл җирлеге башлыгы Ринат Гарипов, җаваплылыгы чикләнгән «Яңа тормыш» җәмгыяте кадрлар бүлеге инспекторы Гөлия Әсхәдуллиналар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.