Комзавод авылында яшәүче Миннемуллина Мөкәррәмә Миннемулла кызына 9 ноябрь көнне 90 яшь тулды. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Нөнәгәр авыл җирлегенең башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәхилә Гафиятуллина, «Кызыл юл» авыл хужалыгы продуктлары җитештерү кооперативы профсоюз җитәкчесе Рәис Сафиуллиннар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.