ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

5 ноябрь көнне Чапшар авыл клубында, балаларның каникул чорында ялларын күңелле үткәрү максатыннан, “Көз, көз әйт әле кәрзинеңдә ниләр бар?” дип исемләнгән “Сөмбелә” кичәсе үткәрдек. Балаларны  Көз кызы Сөмбелә белән таныштырдык. Сөмбелә аларга кызыклы табышмаклар, сораулар биреп тапкырлыкларын сынады. Көз кызын озатканнан соң командаларга бүленеп бәйге үткәрдек. Бәйге тәмамланганнан соң күмәк “Сигезле”, Биш пар” , “Алдыр чишмә тамчылый” җырлы-биюле уеннар уйнап күңел ачтык. 

Пыжмара авыл җирлеге  Айрат Зиатдинов истәлегенә уздырылган кул көрәше ярышларында катнашты.

28 ел даими үткәрелә торган «Сельхозтехника» кубогына волейбол ярышлары бу елда хәзерлекле командаларныӊ ишле булуы белән аерылып торды.

Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин “Татмедиа” тарафыннан игълан ителгән “Якыныңны яздырт” акциясен башлап җибәрде һәм әтисе Рәшит аганы район газетасы “Хезмәт”кә яздырды. 


7
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

5 ноябрь көнне Карадуган мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгы уңаеннан балалар өчен “Дуслык күпере” дип исемләнгән викторина үткәрелде.

Балтач районы мәгариф идарәсе хәбәр итә:

Мөмкинлекләре чикләнгән балаларны караучы ата-аналары игътибарына:  укучылар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга нинди укыту программасы кирәклеген ачыклау һәм медико- социаль экспертиза (ВТЭК) үткәрү өчен ПМПК (психолого- медико- педагогическая комиссия) оештырыла.  

5 ноябрь көнне Субаш мәдәният йортында "Көзге бал" кичәсе булды. Кичәдә "Тукай оныклары" һәм "Яшьлек" командалары ярышты. Кичә музыкаль тәнәфесләр, кызыклы сораулар белән, лоторея билетлары уйнатылып бик күнелле узды. Бәйрәмдә булган барлык кеше дә күтәренке кәеф белән таралышты.

4 ноябрь көнне  Субаш авыл китапханәсендә  мәдәният йорты белән берлектә  Халыклар бердәмлеге һәм Конституция көне уңаеннан тарих укытучысы И. Николаев белән “Россия – уртак йортыбыз” дигән  темада әңгәмә үткәрелде. Бу чарага 8, 9 сыйныф укучылары  һәм яшүсмерләр катнашты. Укучылар Ильнур  абыйларына  үзләрен борчыган сорауларын бирделәр  һәм  кирәкле, төгәл җаваплар алдылар.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин күптән түгел башкалабызда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы беренчелегендә катнашкан районыбыз көрәшчеләрен үзенә чәй янына чакырды.


6
ноябрь, 2017 ел
дүшәмбе

   2017 нче елның 2 нче ноябрендә “Наз” тернәкләнү бүлекчәсенә Урта Көшкәт мәдәният йорты хезмәткәрләре хәйрия концерты белән килделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International