Бу ярышларныӊ башында торучы, заманында республикада бу төр ярышларда даими җиӊүчеләр булган уенчылар, кызганыч инде күбесе спорттан киткән, бу ярышларда да күренмәделәр. Элекеге «Сельхозтехника» базасында оешкан «Управление» ширкәте тормыш авырлыкларына карамыйча бу ярышларны оештыручы булып кала Һәм киләчәктә дә бу дәвам итсен иде. Районыбызда 30 елга якын тарихы булган мондый бәйгеләр күп түгел шул. Тормыш алга бара, буыннар алышына, яшьләр инде бу уеннарда матур алымнар күрсәтәләр, бердәм бер команда булып чыгыш ясыйлар. Әнә, Куныр җирлегеннән 4 команда килгән, хәтта берсе башка оешма исеменнән чыгыш ясарга алыган. Ярышларда 17 ир-егетләр, 5 хатын-кызлардан торган командалар катнашты.
Киеренке ярышта ир-атлар арасында беренче урынны "Сельхозхимия"командасы, икенчедә Куныр, ә өченче урында "Сельхозтехника" командасы.
Ә хатын-кызлар арасында беренчелек Карадуган җирелегеннән Кенә командасында, икенче баскычка сөт-май комбинаты спортчылары күтәрелделәр, ә өченчедә Куныр командасы булды.
Чыганак: http://baltaci.ru/news/sport/baltachta-selkhoztekhnika-kubogyna-volebol-yaryshlary-uzdy-foto